erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә яга башладылар

Хөкүмәт йортында үткән шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык социаль объектларны һәм торак-коммуналь хуҗалыгы биналарын ягулык чорына әзерләүне тиз арада төгәлләргә кушты.

“Бүгенге көндә респуб-ликада 99,6 процент котельная, 99,7 процент социаль-мәдәни өлкәсендәге объектлар ягулык чорына әзер. Әмма һәр әзер булмаган котельная һәм объект – бу зур социаль проблема. Шуңа күрә бездә бөтен җирдә дә тулы әзерлек булырга тиеш”, —  дип ассызык-лап үтте Президент. Рөстәм Миңнеханов ТРның төзелеш министрлыгына, район һәм шәһәр башлыкларына,  социаль блок министрлыклары җитәкчеләренә торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын һәм социаль-мәдәни өлкәдәге биналарны ягулык чорына әзерләүне тиз арада тәмамларга кирәклеген әйтте. Иң беренче чиратта бу сәламәтлек саклау, мәктәп,  балалар бакчасы, картлар йорты һәм интернатларга кагыла.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ягулык чорына әзерлек штабының видеоконференция режимында утырышы булып тора. Анда ягулык чорына әзерлек буенча әһәмиятле мәсьәләләр карала. Эшләре шәптән бармаган районнар хисап тота. Соңыннан районның торак-коммуналь хуҗалыгы, энергитика һәм элемтә  секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов белән сөйләштек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Район башкарма комитетының 2022 елның 12 сентябрендә чыккан карары бар, —  дип сөйләде ул. - Анда 2022 елның 13 сентябреннән ягулык чорын башларга диелгән. Халыкны иң кызыксындырганы балалар бакчалары һәм мәктәпләр. Районда мәктәп һәм балалар бакчаларында яга башладылар. Арчадагы өлкәннәр йорты, үзәк хастаханә, Яңа Чүриледәге психоневрология интернат-йортында ягулык белән шулай ук проблемалар юк. Әгәр дә 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек җылылык 8 градус була икән – ул вакытта социаль биналарда ягылырга тиеш. Әмма район башкарма комитеты карары чыккан икән инде —  ул үтәлергә тиеш.  Чөнки ягылмаган биналарда салкын.

Әлбәттә, битлек киеп кенә йогышлы чирләрдән сакланып бетеп булмый. 5-7 сәгать, хәтта көннәр буе салкын бинада булган балалар ничек салкын тиеп авырт-масын инде ул?! Битлек салкыннан сакламый. Җылы бинада рәхәт шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X