erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар бакчасына чиратта торучы сабыйларга аена 6 мең сум бирергә җыеналар

Шундый тәкъдим бар

Сабыйлары балалар бакчасына чиратта торучы ата-аналарга нарасыйларын шәхси мәктәпкәчә учреждениегә йөртү өчен аена 6 мең сумлык сертификат бирергә мөмкиннәр. Әлмәт мэры Тимур Ногманов Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шундый тәкъдим белән чыккан. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый сертификатлар яшь ярымнан өч яшькә кадәрге нәниләргә бакчаларда урын җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкин. Калган сумманы ата-ана үзе түлиячәк. Тимур Ногманов билгеләп үткәнчә, мондый 200 сертификат дәүләткә 18,7 миллион сумга төшсә, 200 урынга яңа бакча төзү 200 миллион сум таләп итә. Хәзерге вакытта дәүләт балалар бакчасында бер урын булдыруга уртача 1 миллион сум акча тотыла. Әлмәт мэры мондый проектның ут күршеләребездә – Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә уңышлы төстә тормышка ашырылып килүен әйткән. Сертификат акчасы шәхси балалар бакчасына республика һәм җирле бюджетлардан җибәрелә икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/balalar-bakchasyna-chiratta-toruchy-sabyylarga-aena-6-me-sum-birerg-yenalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X