erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар өчен «СалаваТik» проекты башлана

Балалар өчен «СалаваТik» дигән өр-яңа YouTube проект барлыкка килде

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балалар өчен «СалаваТik» дип аталган проект башлый. Ул — кече яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле проект.

Моннан кереп таныша аласыз.
«Без кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге заман балаларына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту — бу проектның төп максаты. Әлеге эш төрле юнәлештә алып барылачак. Видеоязмаларны YouTube каналда урнаштырып кына калмыйча, бүгенге көндә балалар арасында популяр булган Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләргә дә чыгарырга җыенабыз», — дип белдерде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Әлеге проектның идея авторы — «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, «СалаваТik» проекты өчен җырларны музыкант Руслан Әмиров әзерли. Ул балалар белән эшли, аларның тавышларын яздыра, музыкага заманча яңгыраш өсти.

«2021 елга барлыгы 16 җыр яздыру планлаштырыла. Әлбәттә, татар җырлары бик күп. Без аларны таптык, тупладык, сайлап алдык. Сайлап алуда төп шарт — җырның бер үк вакытта гади дә, җиңел дә, аңлаешлы да булуы. Шулай ук күпләр балачакта җырлап үскән, таныш җырлар эзләдек», — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җырлы-биюле «СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Аларның иң кечкенәсенә 6 яшь. Балалар барысы да төрле җәнлек киемнәреннән: юлбарыс, песи, жираф, бермөгез, аю һәм пингвин.

«Проектта катнашучы балалар — Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли. Ул балаларга җырларны өйрәтә, тавышларын куя. Бию хәрәкәтләрен исә балалар „Казан“ бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнәләр. Алга куйган максатыбыз – балаларны үзебезчә, татарча җырлатып биетү», — диде баш мөхәррир.

https://tatar-inform.tatar/news/society/03-02-2021/balalar-chen-salavatik-dig-n-r-ya-a-youtube-proekt-barlykka-kilde-5803441

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X