erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар өчен укыла торган теләк-дога

Саклап куегыз.

Йа Раббым, балаларыбыз тәкъва, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау-сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.

Йа Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зекер кылучылардан булсалар иде. Йа Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зерәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куәтләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде. Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде. Йа Раббым, әти-әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар. Чисталыкны, пакьлекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар. Йа Раббым, кайгы-хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр. Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит. Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде. Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым. Аларның куанычларын күреп, шатлык-сөенечләр белән яшәргә насыйп ит. Амин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/balalar-chen-ukyila-torgan-telk-doga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X