erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар өчен йөрәк әрни

Гонаһсыз балалар.

Йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә Түбән Кама районында ике яшьлек бала белән яшь гаилә һәлак була.

Җиңел машина белән 1992 елгы хатын-кыз идарә итә. Янында пассажирлары – 1988 елгы ире һәм ике яшьлек баласы да була. Ханым тизлекне арттырып узарга чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә. Өчесе дә һәлак була. Йөк машинасы белән идарә итүче тән җәрәхәтләре ала.

 Кызганыч, юл һәлакәтләре өзлексез булып тора. Иң йөрәкне әрнеткәне, аларда бер гонаһсыз балалар зыян күрә. Агымдагы елның 11 аенда гына да республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 431 юл һәлакәте теркәлгән, шуларда 8 бала һәлак булган, 459ы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Пассажир-балалар катнашында 188 юл һәлакәте булган. Аларда 7 бала үлгән, 210 бала зыян күргән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сан ягыннан кимү турында сүз барса да, күңел тынычланмый. Чөнки һәр бала безнең тормыш күрке, һәр бала кадерле.

Безнең Арча районында да быел балалар катнашында юл һәлакәтләре булды. 11 айда гына да шундый дүрт юл һәлакәте теркәлде, шуларда  биш бала зыян күрде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пукты нигезендә 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү өчен махсус утыргычлар кулланыла. Алар баланың авырлыгына, буена туры килерлек итеп эшләнгән, машина утыргычына беркетелә һәм куркынычсызлык каешлары белән дә эләктерелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

7 яшьтән 11 яшькә кадәр (11 яшьлекләрне дә кертеп) балаларны машинада авырлыгына һәм буена туры килгән тотып торучы утыргыч белән  (иң куркынычсызы дип дәүләт автоинспекциясе шуны тәкъдим итә) яки куркынычсызлык каешлары кулланып йөртәләр. Бала алгы утыргычта булса, авырлыгына һәм буена туры килерлек махсус тотып торучы җайланма куллану мәҗбүри.

Машинада махсус балаларны тотып торучы җайланмалар куллану юл хәрәкәте кагыйдәсе нигезендә таләп ителә. Тик кайберәүләр моңа күз йомарга тырыша. Онытмасыннар иде, ул кызык өчен түгел, юлда йөргәндә балаларны саклау өчен кирәк.

Зинһар, юлда йөргәндә сак булыгыз. Аеруча бала белән булганда аның исәнлеге һәм сәламәтлеге сезнең кулда булуы турында исегездән чыгармагыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз.

фото бизәү өчен алынды: gigos.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X