erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар игелекле. Туганнар әйбәт

Арчада яшәүче Надия һәм Шамил Фазуллиннар алтын туйларын балалары, онык-лары, якыннары, дуслары белән билгеләп үттеләр.

Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина да килгән иде. Ул район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. “Сезнең кебек “алтын” гаиләләр күп түгел. Яшьләргә үрнәк булып, тигезлектә озак гомер итегез. Бриллиант туегызда да очрашырга насыйп булсын”, – диде юбилярларны котлап Рәмзия ханым. Аннан күптәнге танышлар кебек дустанә мөнәсәбәттә бик озак сөйләшеп утырдык, истәлекләр белән бүлештек, яшьлек елларын искә төшердек.

– Мин Сәрдәбаш авылыннан. 1941 сугыш башланган елны дөньяга килгәнмен. Әтине күрмәдем дә, ноябрь аенда тудым. Гаиләдә өч бала үстек. Әни гади колхозчы, әти... ул Мәскәү астында хәбәрсез югалды. Абый колхозда счетовод булып эшли иде, аның аркасында ачлык күрмәдек. Бервакыт әнидән: “Абыйны әти дип әйтеп булмыймы?” – дип сораганмын. Әни башымнан сыйпап: “Юк шул, абый абый инде ул”, – диде. Гомер буе әти кайтыр кебек тоелды. Аның соңгы хатын әле дә саклыйм. Анда да безнең турыда кайгырткан. Әнигә: “Балаларны исән-сау сакла”, – дип язган, – дип сөйли Надия ханым.

Русча өйрәним, дип 7 еллык мәктәпне Стеклозаводта тәмамлый ул. Педагогия училищесына укырга керә. Кыз педучилищеда укыганда әнисе  вафат була. Авыр кичерә бу кайгыны Надия. Көн-төн елый. Төркемнәрендә староста була ул. Шул көннәрдә 12 студентны Мәскәүгә алып барырга җыеналар. Экскурсиягә. Яхшы укыганга бүләк кебек инде. Рәмзия Гыйлаҗевна дигән укытучы кызга да тәкъдим итә. “Үзеңнең әни булыр вакытың җиткән. Елаудан тукта. Бераз тынычланып кайтырсың”, – ди.  Әнисе йөрәгеннән китми, әмма, чыннан да, бераз тынычланып кайта ул.

Педучилищены тәмамлагач читтән торып югары белем ала. Яңа Кенәр мәктәбенә кайта, анда 17 ел тарих укыта. Шунда Шамил исемле егет белән таныша. ”Яңа Кенәр мәктәбендә шоферлыкка да укыталар иде. Кичләрен. Шамил шунда мине күргәләп йөргән. Танышып киттек. Озак кына очрашып йөрдек,” – диде Надия апа.

Ә кыз ошатмаслык булмый. Бик матур җырлый, агитбригадалар белән йөри, сәхнәләрдә чыгышлар ясый  Чибәр дә. Өстәвенә укытучы. Аларның ул елларда дәрәҗә бик зур.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 30 яшь тулгач кына өйләнештек, – диде ветеран укытучы. – Ул чакта никах укытырга ярамый. Мин партия әгъзасы. Әниләр шыпырт кына Ташкичүгә барып үзебездән башка никах укытып кайттылар. Шамил алырга “ГАЗ-51” һәм хуҗалык рәисенең “УАЗ” машинасы белән килде. Сөрдедә 10 ел кайнана белән яшәдем.

Шамил абый 1938 елгы. Әтисе сугышка киткәндә 3 яшьтә генә була. Хәтерләп тә бетерми аны. Ул да хәбәрсез югалган. Дөрес, күмелгән урынын эзләтеп тапканнар. “Батырлык” ордены белән бүләкләнүе турында да әле 1-2 ел элек кенә белгәннәр.

– 14 яшьтән ат җигеп эшли башладым. Өч ел армиядә хезмәт иттем. Гомер буе тимерче булып эшләдем. Армиягә кадәр оста тимерче белән эшләгән идем. Шуннан өйрәнеп калдым. Аннан фатир бирәбез, дигәч, Арчага милли аяк киемнәре фабрикасына килдем. Шулай ук тимерче булып. Фатир бирделәр, килеп яши башладык. Аннан шәһәр үзәгендә ипотекага икенче фатир алдык. Әле түләп бетермәгән, – диде Шамил абый.

Тормышларыннан зарланмыйлар. Барысына да канәгать булып үз көйләренә яши бирәләр алар. Яннарында кызлары Резеда. Зур терәк. Уллары Айрат Казанда, бик еш кайта. Киленнәре Лилия әни, әти, дип өзелеп тора. Өч       оныклары бу йортта еш кунак. Өлкәннәр алар уңышы өчен сөенеп туя алмый. “Балалар игелекле. Туганнар әйбәт. Пенсиябез дә җитә. Сәламәтлектән, тигезлегебездән аермасын, – диләр алтын юбилярлар Надия һәм Шамил Фазуллиннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X