erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар театр коллективы район бәйгесендә икенче урынны яулаган

Арчаның 1нче мәктәбендә эшләп килүче балалар театр коллективы район бәйгесендә икенче урынны яулаган.

Бу бәйгедә үзешчән яшь артистлар Наилә Гыймади-еваның “Елак батыр” дигән спектаклен күрсәттеләр.

Тәртипсез малай (ул рольне Гүзәл Ситдыйкова бик оста башкарды), иптәшләренең аны ничек кызык итүләре һәм шул рәвешле акылга утыртулары турында ул. Ә беркөн коллектив бу спектакльне мәктәп сәхнәсендә дә куйды. Тамашачылар (укучылар) аларның  уеннарын бик җылы кабул иттеләр. Кунакка “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистларын да чакырганнар иде.

Беренче мәктәп районда рус телендә генә урта белем бирүче бердәнбер уку йорты. Һәм биредә ике ел инде татар театры түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Беренче елны Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир” спектаклен сәхнәләштереп, Арча районы мәктәпләрендә эшләп килүче театр түгәрәкләре арасында узган район бәйгесендә өченче булганнар, быел әнә икенче баскычка күтәрелгәннәр.

– Мин рус мәктәбендә татар төркемендә татар телен укытам, – диде Гөлнара Вафина. – Ике ел элек балалар белән татар театры түгәрәге оештырырга булдым. 6-8 сыйныф укучыларын чакырдым. 30 бала йөри. Мәктәптә укучы баланың бер булса да түгәрәккә йөрүе мәҗбүри куела. Мин монда бер түгәрәккә дә йөрмәгән, сәхнәдән курыккан, кеше арасында чыгыш ясаганда югалып кала торган балаларны җыйдым. Аларны туплау, өйрәтү, сәхнәгә чыгаруның күп көч сораганын да яхшы белдем.

– Ә декорация, костюмнарны ничек юнәтәсез?

– Костюмнарны үзебез тегәбез, өйдән алып киләбез, я булмаса, табабыз. Арча сәнгать мәктәбе, балаларны тернәкләндерү үзәге ярдәм итә. Декорацияне үзебез ясыйбыз. Җыелып барган әйберләр дә бар. Безнең мәктәптә театрга зур урын бирелә. Ел да “Сәламәтлек театры” була. Бөтен сыйныфлар катнаша. Быел да “Терелтү театры” (“Театр оживления”) дигән исем астында узды ул. Монда картинадагы геройларны терелтергә һәм уйнарга кирәк иде. Минем үземнең 8 сыйныф, мәсәлән, Васнецовның барыбызга да таныш “Аленушка”сын алды. Бергәләп сценариен яздык, геройлар өстәдек.  Кызыклы гына килеп чыкты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Монысы рус телендә. Җиңелрәк. Әмма татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ул үз сыйныфын да татарча сөйләшергә, җырларга, чыгыш ясарга өйрәтергә тырыша. Кыенрак, әмма тырышырга кирәк.

– Быел безнең мәктәптә беренче тапкыр “Битва хоров” дигән бәйге үтәчәк. Мин балаларга Муса Җәлилнең патриотик җырын башкарырга тәкъдим иттем. “Татарчамы?” – дип аптырап калдылар башта. “Әйе, татар телендә җырлаячакбыз”, – дидем. Ничек килеп чыгар. Менә шулай тулы тормыш белән яшибез без,  – диде Гөлнара Вафина.

 Ул 26 ел инде татар теле һәм әдәбиятын укыта. Шуның 11 елын беренче рус мәктәбендә. Үзе Шекә авылыннан. Арча педагогика көллиятен тәмамлаган, Казан федераль университетта югары белем алган. Үз хезмәтен күңел биреп башкара. Балаларны ярата. Уңышларына сөенә. Бу юлы да сәхнәдән күзен алмады, яшь артистларның уйнауларын елмаеп күзәтте. Ул көнге чыгыштан канәгать иде укытучы, режиссер, сәхнәгә куючы. Моннан тыш ул көнне татар телендә шигырьләр дә яңгырады, җырлар да башкарылды. “Җидегән чишмә” халык театры режиссеры ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова һәм артисты Харис Сафин белән балалар кызыклы әңгәмә дә үткәрделәр.

– Балаларның уйнаулары ошады. Татар телендә матур сөйлә-шүләренә сокландык, – диделәр алар. – Коллективка киләчәктә дә уңышлар телибез.

Озак еллар дәвамында төрледән-төрле рольләр иҗат иткән, танылып өлгергән халык театры артистларының бу сүзләре балалар өчен зур бәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X