erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар юл йөрү кагыйдәләрен бакчада ук өйрәнеп үсә

Юлда йөргәндә кагыйдәләрне саклап йөрергә тиеш икәнлекне барыбыз да белә.

Бу турыда балаларга кечкенәдән төшендереп үстерсәң аеруча үтемле. Шул уңайдан, Арчаның 1 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында һәр көнне иртән балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелә: балаларга әти-әниләреннән башка юлга, җәяүле урам кичүләреннән, светофорның кызыл утына чыкмаска, машинада махсус утыргычларда гына утырып барырга, киемнәрендә яктылык кайтарткыч элементлар булуы турында искә төшерелә.

Көннәр кояшлы торганда юл йөрү кагыйдәләрен урамга чыгып территориядә дә өйрәнәбез. Шушы көннәрдә бакчаның зурлар төркеменә йөрүче балаларга бакчаның ишегалдында юл йөрү кагыйдәләре буенча уен формасында шөгыльләр үткәрелде. Мондый рухтагы уен-шөгыльләр балаларның хәтеренә аеруча сеңеп кала.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Ольга Шәрипова, Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X