erid:2VtzquqpS7d
Балалар журналларына язылу артты
Арча яңалыклары

Балалар журналларына язылу артты

13 декабрьгә кадәр «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына 13 процентка кадәр ташлама белән язылып була.

«Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына язылырга теләүчеләр күбәйгән. Алар 6 яшьтән башлап балалар һәм яшүсмерләр өчен каралган. Бу басмаларның тиражы үсештә. 

Әлеге газета-журналларның баш мөхәррирләре аңлатканча, басмалар мультимедиа форматка йөз тота, ягъни һәр санда, кәгазькә басылган мәгълүматтан тыш, QR кодларга беркетелгән мәгълүмат та бирелә. Журналларны укучылар әлеге кодлар ярдәмендә видеолар, уеннарга күчә ала, татарча мультфильмнар, әкиятләр карый, остаханәләрдә катнаша ала. Мәсәлән, «Салават күпере» журналы һәр язылучыга рәсем буенча онлайн-дәресләргә керү хокукын бирә. 

Почта бүлекчәләрендә язылудан тыш, podpiska.pochta.ru сайтында кызыксындырган басманы табып, язылырга була.  


Арча хәбәрләре

Нет комментариев