erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга 10 мең сум августта буламы?

Ә пенсияләр артуын кайчан көтәргә?

1 августтан Русия пенсионерларын яңа түләүләр һәм өстәмәләр көтә. Моннан тыш, халыкның башка категорияләре өчен ташламалар һәм пособиеләр кертү каралган.

"Яңа ташламалар 1 августтан башлана", - дип хәбәр итәләр Федераль яңалыклар агентлыгыннан.

Әйтик, эшләүче пенсионерларны, узган елда тупланган пенсия балларыннан чыгып, түләүләрне яңадан исәпләү көтә. Пенсиягә максималь өстәмә 279 сум тәшкил итәргә мөмкин. Яңа пенсия ташламалары илебездә 75 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагылачак.

Моннан тыш, августта 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнәчәк. Бер тапкыр бирелә торган түләү шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннарына тиеш. Ул 28 500 сум тәшкил итәчәк. Августта үзмәшгуль гражданнар һәм шәхси эшкуарлар бер минималь хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр бирелә торган 12 130 сумга исәп тота ала.

Фото:https://go.mail.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Balalarga-10-me-sum-avgustta-bulami-367680/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X