erid:2VtzquqpS7d
Балаларга 10 мең сум бирүне кабат планлаштыралар
Арча яңалыклары

Балаларга 10 мең сум бирүне кабат планлаштыралар

Дәүләт РФ халкының кайбер категорияләре өчен 10 мең сум күләмендә кабат түләүне планлаштыра. 16 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр турында бара сүз.

Җәйнең беренче ике аенда россиялеләр, Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә, балага 10 мең сум акча алган. Россия гражданнары, тиешле петицияне имзалап, август аенда да әлеге чараны кабатлауларын сораган, әмма җәй азагында бу хәл булмаган.

Хакимиятнең күп кенә вәкилләре балалар өчен түләүләрне кабат хуплыйлар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров белдерде.

"Федераль бюджет мөмкинлекләре бу программаны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә", - диде сәясәтче.

Бу чара даими булырга тиеш, дип өстәде Федоров. Пандемия аркасында кертелгән чикләүләр россия гаиләләренең муллыгына нык йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ.

http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/balalarga-10-me-sum-birne-kabat-planlashtyralar

 


Нет комментариев