Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Балаларга 10 мең сумны алу өчен гаризаларны кабул итү көне билгеле

    Мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сум түләү хакында Владимир Путин юлламасында җиткергән иде.

    РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сум күләмендә акча бирергә вәгъдә итте. Бу акчаларны август аенда, балаларны мәктәпкә әзерләр өчен бирергә кирәк, диде Путин.

    Дәүләт ярдәмен алу өчен гаризаларны кабул итү 15 июльдә башланачак, дип хәбәр иткән вице-премьер Татьяна Голикова.

     

    “Түләүләр август аенда башлана һәм ел азагына кадәр дәвам итәчәк”, - дигән ул.

    Реклама

    Дәүләт ярдәме 19,5 млн кешегә бирелер дип көтелә. Моның өчен документлар җыярга кирәк түгел. Дәүләт хезмәте порталында гариза язу да җитә.

     

     http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balalarga-10-me-bir-chen-garizalarny-kabul-it-kne-bilgele

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: