erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга 5 мең һәм 10 мең сум алам дип алданмагыз!

Пенсия фонды идарәсенә әти--әниләр балаларга 5 мең сум һәм 10 мең сум дәүләт ярдәме алу өчен гаризалар язалар.

Монда сүз 3 яшькә кадәрле балаларга өч ай рәттән 5әр мең сум һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле балаларга бер тапкыр 10 мең сум бирү турында бара. Моның өчен Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Пенсия фонды алданмагыз дип кисәтә. Чөнки мошенниклар тик ятмый. Мошенникларның корбаны булмас өчен гаризаны бары тик  логин, паролең беләп кереп, gosuslugi.ru рәсми сайтында язарга кирәк. 

Интернетта уннарча дәүләт хезмәте һәм ресурслар интернет--сайтлар барлыкка килгән. Алар шулай ук пособиеләрне рәсмиләштерү хезмәтен тәкъдим итәләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без бу турыда Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Илсуровна белән сөйләштек. Ул сак булырга чакыра. 

--Иң элек мәгълуматларны керткәнче, сайт адресын тикшерергә кирәк, -- дип киңәш бирә ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X