erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга сиздермичә генә...

Күңелле очрашу.


Урта Пошалым авыл китапханәсендә танылган балалар шагыйрәсе, журналист, республика журналистларының «Бәллүр каләм», Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге  бүләкләр иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрапова белән очрашу булды. 
Йолдыз апа иҗатын тулысы белән диярлек балалар әдәбиятына багышлаган, 18 китап авторы, «Шәһри Казан» газетасының йөгрек телле журналисты да.
Йолдыз Шәрәпованың һәрбер шигыре тәрбияви яктан да бик уңышлы язылган. Аның барлык шигырьләрендә  юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та бар.  Чөнки, шагыйрәнең үзе сөйләве буенча, ул үзенен балаларына  да тәрбияне шигъри телдә сеңдерә. Менә шулай, «балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары» сала. 
Бу кичәдә балалар шагыйрәнең күп кенә шигырьләрен яттан сөйләделәр, шулай ук «Туган көн бүләге»  дип аталган әсәрен сәхнәләштерделәр.
Йолдыз апаның үзе сөйләгән шигырьләрне балалар да, олылар да йотлыгып тыңлады, чөнки аңа әле артистлык сәләте дә бирелгән. Образга кереп сөйләгән һәрбер шигыре, үзе бер театр, аларны тыңлаганнан соң бары тик әйбәт буласы, белемле буласы килә, туган телебездә матур итеп сөйләшү теләге уяна.
Балалар Йолдыз апаларын сорауларга күмде, бар да кызык аларга: мәктәптә нинди билгеләргә укыганы да, яраткан язучысы да, гаиләсендәге балалар да иҗат белән шөгыльләнәме икәне дә. Ә Йолдыз апалары бер дә иренми матур итеп җавап бирә, шул ук арада теләкләрен дә җиткезә.
Очрашу барышында республикада, районда оештырылган бәйгеләрдә катнашып дипломнарга ия булган балалар Йолдыз апаларының кулыннан дипломнарны алдылар. Очрашу азагында Йолдыз апаның изге теләкләре язылган китапларны балалар да, әниләр дә, әбиләр дә бик куанып өйләренә алып кайтып киттеләр.
Йолдыз апа очрашуга барган җирдә ул кичәләр халкыбызның Гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамлана икән, без дә бик рәхәтләнеп, халкыбыз белән горурланып шушы җыр белән тәмамладык кичәбезне.
Йолдыз Шәрапова бәхетле, чөнки аны үз балалары гына түгел, бөтен татар балалары ярата.  Иҗатына сокланабыз һәм уңышлар, сәламәтлек телибез аңа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлназ Галимҗанова 
Урта Пошалым авыл китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X