erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга Үзенчәлекле Кыш бабайлар бүләкләр бирде

Арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашканнан соң, дөньяга икенче күзлектән карый башлыйсың.

Сау-сәламәт була торып та, көн тудымы иртәләре зарланудан башланучылар бар. Мөмкинлекләре чикле булып чиксез мөмкинлекләргә омтылып яшәүчеләр алдында кайчак оят булып китә. Андыйлар арасында бернигә карамыйча тулы тормышта яшәргә омтылучы балалар да бар.

Районыбызда да андыйлар шактый. Тумыштан авыру булып туучы, ниндидер фаҗигадән соң гарип булып калучы яки кинәт авырып китүче балалар турында даими ишетеп торабыз. Социаль челтәрләрдә ярдәм сораучылар бүген бихисап. Берничә ел элек инстаграмда матур бер кызчыкка операциягә ярдәм сорап язылган сәхифәгә тап булдым. Беренче карашка Адилә сау-сәламәт кыз кебек. Авыру тарихын кереп укыганнан соң, миңа таныш булмаган күп кенә диагноз исемнәрен күреп шаккаттым. Нәни кызчык күпме сынаулар аша узган. Кызның әнисе Лилия Шәфыйкованың инстаграм аккаунтын шуннан бирле даими күзәтеп бардым.

Әнә шул олы йөрәкле ике бала әнисенең үз баласыннан тыш, ярдәмгә мохтаҗ башка сабыйларны да куандырып торуы соклану тудырды миндә. Яңа ел алдыннан Лилия Шәфыйкова “Арчаның үзенчәлекле Кыш бабае” (#особенныйДедМороз-Арск) дип аталган марафон оештырды. Аның нинди чара булуы һәм ничек узганлыгы турында Лилиянең үзен күреп сөйләштем.

– Әлеге марафонны мин инде икенче тапкыр оештырдым. Ике ел рәттән Яңа ел алдыннан барган бу чара мөмкинлекләре чикле балаларны әз генә булса да шатландыру максаты белән эшләнелде.

– Мондый изге чараны оештырырга нәрсә этәрде?

– Минем кызым бик сирәк очрый торган кан тамырлары авыруы белән туды. Без һәрдаим хастаханә юлын таптап, төрле операцияләр, дәвалау курслары узып торабыз. Шуңа да андый балаларның ничек яшәүләрен, аларны тәрбияләү үзенчәлекләрен яхшы беләм. Аларның сәламәт балалар кебек шатлыклары  һәм күңел ачу мөмкинлекләре күп булмый. Әнә шул балаларга кечкенә генә булса да бәйрәм бүләк итәсем, куандырасым килде. Чөнки аларның аздан гына да күңелләре була, алар һәр нәрсәдән матурлык күрә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу марафон нәрсәдән гыйбарәт?  

– Бу эшне мин инде берничә ел уйлап йөрдем. Башкарып чыга алмам дип курыктым. Ике ел элек тәвәккәлләп тотындым. Инстаграмга пост итеп мөмкинлекләре чикле балаларның исемлеген куйдым. Аларның кайсы яктан икәнен, яшьләрен һәм Кыш бабайдан нинди бүләк көтүләрен дә күрсәттем. Аңарчы балаларның әниләре белән сөйләшеп, балаларына нинди бүләк кирәк булуын сорадым. Бүләкнең бер меңнән артмавы шарт иде. Исемлек язылган пост астында ярдәм итәргә теләүчеләр исемлеге дә бик тиз җыелды. Ярдәмчеләр исемлектән үзләре теләгән баланы сайлап, бүләк тапшырдылар.  Әлеге марафонны башлап җибәрүчесе, оештыручысы гына мин. Балаларның төп сөендерүчеләре – аларның бүгенгесенә битараф булмаучылар. Һәр ярдәм итүчегә чиксез рәхмәтлемен. Эшләгән изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын.

– Барысы күпме балага бүләк тапшырылды?

– Беренче елны 40 баланы куандырган булсак, быел 65 бала бүләк алды. Алар арасында Арча районында гына түгел, Балтач, Әтнә, Теләче, Яр Чаллы, Казан, хәтта Рязань өлкәсенең бер шәһәрендә яшәүче балалар да бар иде. Күпчелек бүләкләр шәхсән тапшырылса, кайберләре посылка итеп тә җибәрелде.

Күпме баланың Яңа ел теләген тормышка ашырырга ярдәм иткән Лилиягә сокланмый мөмкин түгел. Бу эшкә битараф калмыйча булышучы үзенчәлекле Кыш бабайларга да афәрин. Дәвамлы эш булсын.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X