erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларны яклау көне уңаеннан Арчада бәйрәм чаралары узды

1 июнь көнне шәһәребез бәйрәмчә рухта иде

Бәйрәм чаралары көндезге 10нан башланып китте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Арчаның өч мәйданчыгында күңелле уеннар оештырылды. Көнбатыш, Көнчыгыш һәм Зәйнуллина урамнарындагы уен мәйданчыкларында мәдәни күңел ачу чаралары узды. Сабантуй уеннары, дини биремнәр һәм конөерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар белән уйнаучы әкият герое Шүрәлене сабыйлар бик яратты. Аның белән рәхәтләнеп биеп, фотоларга төштеләр.

Көнбатыштагы уен мәйданчыгы

Шулай ук район үзәк хастахәнәсе ишегалдында да биредә дәваланучы балалар өчен бәйрәм узды. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре биредәге балаларга күңелле уеннар уйнатып, күңелле мизгелләр бүләк итте.

Арча үзәк хастаханәсе

Бәйрәмнең иң зур чарасы Җиңү паркында үтте. Арча укучылар сарае һәм "Ак чәчәкләр" волонтерлар оешмасы тарафыннан тантаналы хәйрия бәйрәме оештырылган иде. Паркка керүгә һәркемне хәйрия ярминкәсе каршы алды. Кул эшләнмәләре һәм тәмле ризыклар, балалар өчен уен мәйданчыклары - бары да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен ярдәм йөзеннән оешырылган иде. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә лотерея да уйнатылды. Арчадагы төрле сату нокталары, матурлык салоннары үзләренең сертификатларын тәкъдим иттеләр. Оештыручылар бәйрәмнән җыелган акчалар "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгенә биреләчәген әйтте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук мастер-класслар һәм спорт уеннары да бирегә җыелган балалар өчен мавыктыргыч мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм сәхнәсендә "Мин Арча баласы" проектының төрле юнәлешләрендә җиңү яулаучы укучылар бүләкләнде. Балалар бию коллективлары, үзешчән җырчылар һәм татар эстрадасы артистлары бәйрәмнең бизәге иде. 

Арчаның Җиңү паркы

 Фотолар https://vk.com/arskdvorec,  https://vk.com/id345268721https://vk.com/arskkulture төркемнәреннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X