erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган чарада 121 431 сум акча җыелган

1 июнь көнне Арчаның Җиңү паркында «Ак чәчәкләр» волонтерлар оешмасы Хәйрия ярминкәсе һәм балалар өчен зур бәйрәм оештырды

Укучылар сарае белән берлектә оештырылган бәйрәм чарасында кул эшләрен сатылган ярминкә, уен мәйданчыклары, ризык сату нокталары эшләде. Бәйрәм сәхнәсендә лотерея уйнатылды. Болар барысы да концерт номерлары һәм рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. 

Волонтерлар хәбәр иткәнчә, әлеге чаралардан җыелган акча суммасы 121 431 сумны тәшкил иткән. Алдан әйтелгәнчә бу акчалар "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгенә бирелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Тернәкләндерү үзәгенә өстәмә янкорма төзеп, балаларыбызга дәваланыр өчен махсус кабинетлар булдырырга планлаштырабыз" - дип хәбәр итте "Өмет чаткысы" үзәге директоры Гөлсинә Шәйхелисламова һәм әлеге изге эшкә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X