erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый”

Дәресләр алып бара, шигырьләр, көйләр иҗат итә, дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керә – болар барысы да Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов турында

Аның турында язарга яз көне үк талпынган идем инде. Төрле бәйгеләрнең республика этабы нәтиҗәләре чыккач, иң беренче алар арасында арчалар юкмы, дип исемлектә үзебезнекеләрне эзлибез. Мәкалә язу максатыннан да түгел, якташларыбызның уңышы – ул район өчен дә зур горурлык. 

Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов исемен дә язлыкта “Ел укытучысы” бәйгесенең республика этабы җиңүчеләре арасында күреп алдык. Ул “Педагогик дебют” номинациясендә икенче урын яулаган иде. Әле мәктәптә беренче елын гына эшләүче укытучыдан ул вакытта ук уңышның серен беләсе килгән иде. Аннан соң без, гадәттә, башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп хатын-кызларны күреп күнеккән бит. Егет кешегә кечкенәләр белән эшләү авыр түгелме? Тик ул вакытта, аның эше күп булу сәбәпле, очрашу кичектерелә килде. Бу юлы да дәресләр арасында гына тота алдык без аны. Үзенең дүртенче сыйныфларыннан тыш, ул әле өлкән сыйныфларда да дәресләр алып бара. 

Өлкән буын тәҗрибәсенә таянып эшли
Ришад Сәйфетдинов тумышы белән Балтач районыннан. Балтач мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләүче әнисенең эшен кечкенәдән күреп үскән егет үзе дә аның юлыннан китәргә хыяллана. Әнисе кебек үк тарих укытучысы буласы килә аның. Шушы теләге егетне тугызынчы сыйныфтан соң Арча педагогия көллиятенә алып килә. 
“Тик биредә тарих укытучылары әзерләмиләр булып чыкты. Миңа физик тәрбия яки башлангыч сыйныфлар укытучысы арасыннан сайларга туры килде. Мин башлангыч сыйныфларны сайладым, – ди Ришад Сәйфетдинов. – Хәзер укуымны шушы ук юнәлеш буенча Казан федераль университетында читтән торып дәвам итәм”. 
Көллиятне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет Арчаның алтынчы мәктәбендә өченче сыйныфларны кабул итеп ала. 
“Бу мәктәпкә мине көллияттә укыганда практика үткәндә үк чакырып калганнар иде, – дип дәвам итә Ришад Фәннүр улы. – Үзем дә мәктәпне яратып калган идем. Шуңа армиядән кайткач, минем алда кая барырга дигән сорау тумады. Миңа мондагы атмосфера ошый. Балалар өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Яшь укытучыларга караш та икенче, һәрьяктан ярдәм итәргә, булышырга әзер торалар. Коллектив бик әйбәт. Эшкә кереп киткәндә бу бик мөһим”. 

Әле белем дөньясына беренче адымнарын гына атлаучы сабыйлар белән эшләү, аларның әти-әниләре белән уртак тел табу укытучыдан зур сабырлык сорый. Ә яшь белгечләргә икеләтә авыр. 
“Быел миндә дүртенчеләр, чыгарылыш сыйныф. Әлбәттә, кечкенәләр белән эшләү җиңел түгел, егет кешегә бигрәк тә, – диде ул башлангычларда эшләү авыр түгелме, дигән сорауга җавап итеп. – Хатын-кызларга җиңелрәктер. Чөнки балалар әле бик нечкә күңелле. Алар белән йомшаг-рак булырга кирәк. Һәм балаларны, һөнәреңне яратырга кирәк. Укытучы өчен бу иң мөһиме. Минем сыйныфта 28 бала. Әти-әниләр белән дә матур гына эшләп киләбез. Эш дәверендә сораулар туса, мин күбрәк тәҗрибәле укытучыларга мөрәҗәгать итәм. Яңа технологияләр, яңа методикалар бик әйбәт, тик өлкән укытучыларның тәҗрибәсе дә бик кирәк”. 

“Ел укытучысы”нда катнашу – ул үз-үзеңне җиңү
Ришад Сәйфетдиновның “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашуы турында алдарак язган идем инде. 
“Мин “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә районда беренче, республикада икенче урын алдым. Мәктәптә бәйгедә катнашырга тәкъдим иткәч, риза булдым, – ди Ришад Фәннүр улы. – Үземне сынап та карыйсы килде. Андый бәйгеләрдә катнашу – ул барыбер зур тәҗрибә, башка район укытучылары белән элемтә булдыру. Башкаларның ничек эшләгәнен карыйсың, үзеңне күрсәтәсең. Дөрес, җиңүгә өметләнеп бармадым. Курку хисе дә бар иде, әле беренче елымны гына эшләгәч, тәҗрибә дә юк. Барлык катнашучылар югары белемле, ә мин урта һөнәри белем белән. “Ел укытучысы”нда катнашу – ул, беренче чиратта, үз-үзеңне җиңү”.

Бәйгедә җиңүгә педагогия көллиятендә укыганда алган белемнәре дә ярдәм иткәндер, дип саный яшь укытучы. Шулай ук көллияттә укыганда ул “WorldSkills” һөнәри чемпионатында да “Башлангыч сыйныфларда” укыту юнәлеше буенча республикада студентлар арасында беренче урын ала. Анда катнашу тәҗрибәсе дә бик ярап куя. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Бәйгедә моңарчы бер җирдә дә кулланылмаган авторлык эшләнмәләре куллану хуплана, – ди Ришад Сәйфетдинов. – Мәсәлән, мин дәрес биргән вакытта аерым төр биремнәр белән үзем китап ясап куйдым. Ул без укый торган дәреслекләрдән аерылып тора иде. Аның белән хәтта жюри әгъзасы, Казан педагогия көллияте директор урынбасары да кызыксынды, студентларга күрсәтергә дип үзләренә дә алып китте. Ә дәрестән тыш шөгыль ватанпәрвәрлек темасына багышланган иде. Анда инде армиядә алган тәҗрибәм ярдәмгә килде. Андагы дусларым видео төшереп җибәрде. Шулай итеп балаларны кызыксындырдым. Осталык класслары үткәргәндә педагогия көллиятендә дүрт ел дәверендә укыган белемем, диплом эшем ярдәмгә килде. Шушы белемнәрем һәм алтынчы мәктәп җитәкчелегенең, коллективының миңа булган ышанычы, ярдәме шундый нәтиҗәләргә китерде”. 

Өлкәннәр үзләре дә телефонда утыргач, бала нишләсен?!
Дәресләрдә дә укучыларын төрле алымнар белән кызыксындырып эшли. 
“Хәзерге замана җиле – телефоннар, – ди ул. – Укучыларның кулыннан телефон төшми. Дөрес, мәктәптә аларны куллану тыела. Тик без тәүлек буе баланы күзәтеп утыра алмыйбыз. Аларның телефон белән кызыксынуын файдалы якка юнәлтергә генә кирәк. Өлкәннәрнең дә кулында шул телефон булгач, бала нишләсен инде?! Аларны кызыксындыруның төрле юлларын эзлибез, кулланабыз. Өй эшләрен дә Интернеттан күчереп язу очраклары була. Тик укытучы аны сизә, күрә. Өй эше ул дәрестә үткән теманы бер тапкыр кабатлап алу өчен генә бирелә. Аның өчен иң кулай вакыт дип мин кичке 4тән 5кә, ә төшкә кадәр 10ннан 11гә кадәрге вакытны әйтер идем”.  

“Ни өчен әле мәктәпнең үз гимны булмаска тиеш?”
Укыту эшеннән тыш, ул әле шигырьләр, көйләр дә яза икән. Быел ул үзләренең мәктәбенең гимнын язган. Быел Белем көнендә аны бергәләшеп җырлаганнар. Кызыксынучылар мәктәпнең YouTube каналына кереп шулай ук карый ала. 

“Музыкаль белемем булса да, мин үземне көчле музыкант дип санамыйм. Шигырьләремне дә күбрәк үзем өчен язам. Моңарчы бер җирдә дә чыгарганым булмады, – ди Ришад Сәйфетдинов. – Быел җәй “ТатАрча җәй” аланында эшләргә туры килде. Әлеге аланның үз гимны бар иде. Шул вакытта миңа ни өчен әле безнең мәктәпнең эмблемасы бар, ә гимны һәм флагы юк, дигән уй килде. Шулай үзеннән-үзе язылды ул гимн”. 

Яшь укытучының уңышларын күрә белүләре дә сөендерә. Быел Ришад Сәйфетдинов яшь укытучылар советы исеменнән Мәскәүгә дә барып кайта. Республикадан өч кенә кеше булалар алар. Ә күптән түгел аны Казанның “Адымнар” мәктәбенә яшь укытучылар өчен осталык классы үткәрергә чакыралар. “Болар барысы да Ел укытучысы” бәйгесендә катнашу нәтиҗәсе”, – дип саный Ришад Фәннүр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X