erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларның күңелләрен күрергә тырышалар

Яңа Кенәрдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр концертын карап кайттык.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үтте ул. Яңалык түгел. Күптәннән даими уздырылып килә. Һәм без аны ел да яктыртып барырга тырышабыз. Концерт кына бит ул, диярсез. Әйе, әмма гадәти концерт түгел. Анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар чыгыш ясый. Барысы да шуның кадәр тырышып, бөтен күңелләрен биреп, үзләренең шулай сәхнәгә чыга алуларына чын йөрәктән сөенеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, хәтта аларны тыныч кына карап та булмый.

Нишлисең, язмыш аларны кимсеткән.., юк, дөрес сүз кулланмадым, берсе дә үзен кимсетелгән итеп тоймый. Алардагы ихтыяр көченә, тормышка булган мәхәббәтләренә исең китәрлек. Аз гына булдыра алган бөтен баланы сәхнәгә чыгару өчен зур көч куйган укытучылар, тәрбиячеләргә сокландык.

– Без балаларның күңелен күрү, аларны тормышка ярак-

лаштырып тәрбияләү, яхшы шартлар тудыру өчен көчебездән килгәннең барын да эшләргә тырышабыз, – диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илсөя Мөхәммәдиева.

Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә 155 бала тәрбияләнә. Арча гына түгел, Балтач, Әтнә, Биектау районнарыннан да. Шуларның йөздән артыгы инвалид. Төрле милләт вәкилләре бар. Татар, рус, мари, удмурт – барысы да бер-берсе белән дус һәм тату яши. Интернатта һәр милләтнең традицияләрен сак-ларга тырышалар. Аларның гореф-гадәтләрен, җырларын, биюләрен өйрәтәләр. Рус белән татар, татар белән мари, удмурт белән рус төрле милләт биюләрен башкара. Бу көнне дә төрле телдә җырлар, шигырьләр тыңладык, биюләр карадык.

Ел да сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар катнашында республика иҗат фестивале уздырыла. Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә аннан читтә калмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Башка интернат-мәктәпләрдән 1-2 номер алсалар, бездән быел биш номер фестивальдә чыгыш ясау хокукын яулады, – диде Илсөя Мөхәммәдиева. – Дөрес, башка еллардагыча сәхнәдә тамашачылар каршында чыгыш ясамадылар, онлайн концерт булды. Сергей Алексеев – мари, Алла Волкова удмурт телендә шигырь сөйләделәр, шулай ук удмурт, мари, татар халыклары биюләре башкарылды. Безнең “Яшьлек” ансамбле (җитәкчесе Рәйсә Гарипова) – республика фестивале лауреаты. Быел ул татар халык биюен башкарды. 

Ансамбльдә Сергей Алексеев та бар. Ул “Яшьлек” белән татар биюен “кыздырса”, Эльвина Шәрипова белән мари халыклары биюен башкарып сәхнәдә ут уйнатты. Сергей Шурабаштагы “Шишор” халык ансамблендә дә бии икән. Сүз дә юк, оста!

Быел республика фестива-ленә баручыларны сюрприз көтә иде.

– Балаларның хыялларын белү максатыннан сораштыру үткәрдек. Күңелләрен күрергә тырышуыбыз инде, үзебезчә. Зоопаркка барырга теләүчеләр хәйран булды. Икесе “Ак Барс” хоккей командасы уенчысы Данис Зарипов белән очрашырга теләвен белдерде, – диде директор урынбасары. – Хәзер менә зоопаркка барачакбыз, 11 кешегә бушка билет бирделәр. Ә Данис Зарипов балалар белән очрашу өчен үзе фестивальгә   килде. Ике укучыбыз белән легендар хоккейчының очрашуы аерым бүлмәдә узды. Җылы аралашу булды ул. Данис Зарипов зур бүләкләр белән килгән иде. “Ак Барс” хоккей командасы логотибы төшерелгән спорт киемнәрен күреп балалар бик сөенде. Изгелеге өчен зур рәхмәт аңа.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X