erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларыбыз тормышын саклыйк

17-23 майда бөтен дөньяда юл хәрәкәте куркыныссызлыгы атнасы үткәрелә.

        17-23 майда бөтен дөньяда юл хәрәкәте куркыныссызлыгы атнасы үткәрелә. Темасы – юлларда тизлекне киметеп, балалар тормышын саклап калу.      

 Нәкъ менә шул кызу тизлек белән бару нәтиҗәсендә көн дә юл һәлакәтләре булып тора, кешеләрнең, иң аянычы, балаларның гомере өзелә. “Алда җәйге каникуллар. Балалар өйдә, әти-әниләр эштә. Бу чорда әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кат-кат аңлатырга кирәк”, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

– “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы да каникуллар уңаеннан үткәреләме?

– Әти-әниләргә генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы барлык транспорт белән идарә итүчеләргә дә бу хакта кабатлап исләренә төшерү ул. Чара бөтен Татарстанда 17 майдан 3 июньгә кадәр барачак. Максаты – яшүсмерләр һәм балалар катнашында юл һәлакәтләрен киметү. Соңгы дүрт айда гына да республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларда алты бала һәлак булып, 128е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Безнең районда дүрт айда 2 юл-транспорт һәлакәте булып, ике бала зыян күргән. Узган ел ел шушы чорда бер юл һәлакәтендә ике бала тән җәрәхәте алган булган.

Саннардан күренгәнчә, барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәйге айларга туры килә. 2020 елның җәен генә алыйк. Июньнән августка кадәр 166 юл-транспорт һәлакәте булып, шуларда бер бала һәлак булган, 173 бала тән җәрәхәтләре алган. Коточкыч бит бу.

Җәйге чорда юл хәрәкәтендә катнашучы барлык кешеләргә юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Әти-әниләр юлга якын урыннарда балаларын караучысыз калдырмасыннар иде. Балаларының тормышы беренче чиратта алар кулында.    

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хәзерге вакытта юлларда велосипедчы балалар бик күп күренә башлады. Алар хәтта бер-берсе белән узышып уйныйлар. Аннан скутерлар, электр самокатлары, башка төрле транспорт чаралары  модага кереп китте.

       – Һәм аларда йөрү балаларга ошый. Шундый “уенчыклар” алып биргәндә әти-әниләр аларның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында уйлый микән? Мондый “гаджет”ларда зур тизлек белән йөрергә була һәм йөргән бала юлда очрый торган бернинди куркынычлардан да сакланмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белми торып андый транспорт чараларында юлга чыгып балалар тормышларын куркыныч астына куя, шулай ук юл-транспорт һәлакәте куркынычы тудыра. Әти-әниләр бу хакта онытмасыннар иде.

–  Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату буенча ЮХИДИ бүлекчәсе нинди эш алып бара?

 – Уку елы дәвамында бу юнәлештә эш алып барабыз. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла. Анда ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре дә катнаша. Ә җәйге чорда шундый ук чаралар мәктәпяны, ял итү лагерьларында үтә. Мәктәпләрдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары өчен түгәрәкләр эшли. Алар белән ел да бәйге оештырыла. Күптән түгел “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесендә Арча командасы өченче урынны яулап бронза медаль алып кайтты. Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге команданы ((Илназ Гыйззәтуллин, Аделя Муллаҗанова, Салават Нигъмәтҗанов, Зарина Сафин) чын күңелдән җиңүләре белән котлыйм.

Даими рәвештә “Тоннель” профилактик операциясе үткәрелә. Балаларны машина салонында йөрткәндә яше һәм авырлыгы буенча куркынычсызлык каешы, махсус тотып торучы җайланма кулланырга кирәк. Нәкъ менә алар балалар тормышын саклап кала. Тормыш кат-кат шуны исбатлады. Шуңа ата-аналар бу хакта исләреннән чыгармасыннар иде. Онытмагыз, балалар тормышы сезнең кулда. Ә атналык барышында балалар да, транспорт белән идарә итүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X