erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Балама ярдәм итегез, кешеләр”

Ил төкерсә, күл җыела.

Арчада яшәүче 2 яшь тә өч айлык Сәйдә Йосыпованы Израильдә хастаханәдә көтәләр. Әмма... аңа операция ясау өчен 4 миллион сумга якын акча кирәк. Мондый сумманы төшләрендә дә күрмәгән Алинә һәм Рәмис Йосыповлар тәмам югалып калган. Чөнки аларның бу хәлдән чыгу юллары юк: я чит илдә операция, я бала гомерлеккә коляскага утыра.

– Хәйрия фондлары белән эшлим мин. Тик алар тикшереп бетергәнче вакыт үтә. Шуңа изге күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык, – диде Алинә. – ТНВ каналы аша күрсәткәннән соң ярдәм кулы сузучылар артты. 31 мартта Арчада эстрада артистлары катнашында хәйрия концерты узачак. Аннан килгән акча да кушылачак. Тик... сумма зур шул.

Алинә белән Рәмис икесе дә Чиканастан. Өч ел йөргәннән соң өйләнешәләр. Беренче балаларын түземсезлек белән көтеп алалар. Рәмис исем дә уйлап куя – Сәйдә. Эх, бар нәрсә дә син дигәнчә генә барса икән.

– Баланы ярып алдылар. Туу белән куркыныч диагноз куйдылар – умыртканың бил-оч сөяге өлкәсендә арка мие бүсере”. 2 сәгатьтән ашыгыч ярдәм машинасы белән балалар республика хастаханәсенә алып китеп, операция ясадылар. Баланы реанимациядән чыгаргач, янында 2 ай яттым. Операция урыны бик озаклык белән тазарды. Ай ярым Казан юлын таптадык, нейрохирургларга йөрдек. Түләүле медицина үзәгендә дәвалануның файдасы зур булды. Авыру катлауланырга мөмкин, операция кирәк, диделәр. Израильдәге профессор турында да шунда ишеттем. Үзләре безнеке кебек диагнозлы балаларын алып барып, файдасын күргән кешеләрдән. “Аяклары җылына башлады, үсеп тә китте”, – диделәр. Күңелдә өмет уянды. Тулысынча сәламәтләнмәсә дә, баланы хәзерге халәттә тотып тора алсак та, бик яхшы булыр иде, – диде Алинә Йосыпова.

Сәйдә  11 айдан үзе утыра, яшь тә 3 айдан мүкәләп йөри башлаган. Хәзерге вакытта диван кырыена тотынып йөри. 9 айлык сеңлесе Сәкинә белән уйный. Китаплар карарга ярата. Әмма тизрәк операция ясатмасалар, авыру катлауланырга мөмкин. Соңгы чик – инвалид коляскасы. Монда һәр көн санаулы. “Кешеләр, балама ярдәм итегез”, – дип бөтен дөньяга кычкырасы килә Алинәнең. Тик ул бик нык сабыр.

Әмма аның йөрәк авазын Арчада беренче булып Ринат Шиһабиев ишетеп ала һәм ярдәмгә ашыга.

– Күптән түгел генә апам юл һәлакәтенә эләгеп, үзем бик авыр хәлдә калган идем. Шунда миңа күпме кеше булышты. Хәтта моңа кадәр бөтенләй белмәгәннәр дә. Ярдәмчел, шәфкатьле, изге күңелле кешеләр бик күп икән, дигән фикергә килдем. Башымнан кичкән әйбер булганга бу бала турында ишетеп тынычлап кала алмадым, – диде ул. – Ил төкерсә, күл җыела, диләр. Әйдәгез, ярдәм итик сабыйга.

 

Сәйдәгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар.

Саклык банкы картасы:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

5469620023336744

Ак Барс банк картасы:

2200530183255603

Акчаны алучы:

Сәйдәнең әнисе Йосыпова Алинә Мәхмүт кызы

Телефон номеры:

89372841921

(Сбербанк онлайн, Ак Барс онлайн)

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X