erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балан суыгы икегә бүленде (Халык синоптигы җәйгә үз фаразларын бирде)

Быелгы яз бакчачыларны да, һава торышын алдан фараз кылучыларны да аптырашта калдырды. Сыерчык бураны, шомырт салкыннары да булмады. Халыкта “балан суыгы” дигән төшенчә яшәп килүен ишеткәнегез бар идеме? Белмәсәгез киртләп куегыз: элек бу көннәр үтмичә кечкенә сарык бәтиләренең йонын да кырыкмаганнар. Бакчачылар исә ачык һавага яшелчә кәлшәләрен күчермәгәннәр.

Табигатьтәге үзгәрешләр турында, алдагы июнь аена фаразларны Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевтан сораштык.

– Балан суыгы да икегә бүленгән шикелле булды. Башта чәчәк аткан вакытта суык башланган кебек итте дә, тагын җылытты. Кайбер урыннарда хәтта кырау да булды. Мари ягында боз да яуган. Бездә әз генә сибәләде ул. Балан суыгы шулай ике тәүлек була. Аннан кабат җылыта, – дип сөйли ул.
Чыннан да бу вакыт бакчачыларны бераз куркыта. Гадәттә, ачык грунтка 8 июньнән соң гына помидорлар чыгарырга була, диләр. Чөнки бу вакытта кырау төшү ихтималы зур.

– Башка суык булмаячак, 8 июньнән соң кырау төшми. Ташка язылган инде ул. Бер елны, дөрес, 6 июньгә каршы төндә булды. Помидорларны бездә хәзер күбрәк теплицада үстерү яхшырак. Июнь аенда ике тапкыр явачак салкынча яңгыр да зыян салырга мөмкин. Хәзер фитофтора керә, гөмбә авыруы башлана. Элек шифер түбәләр ялтырап тора иде, хәзер, игътибар итсәгез, яңгырдан соң гөмбәли алар. Экология начар. Туфракта да шул хәл, – ди Әмир абый.
Халык синоптигы әйтүенчә, июнь ае май кебек үк кызу булмаячак. Яңгырлары да, җиле, эссе көннәре дә көтелә. Ә июль-август кызу булачак икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Һава торышы уҗым культураларына килешмәде. Ноябрь аенда ук ай буе кар төшмәде, коры суыклар булды. 18 көн явым-төшем булмады. Май аенда уҗымнар тернәкләнеп кенә килә иде, тагын коры булды. Җимеш агачлары да тулысынча чәчәкләрен тутырып атмады. Алмагач, чияләр дә дә тулысынча җимешләнә алмады. Күбесе яфрак та чыгармыйча, чәчәккә бөреләнгән иде. Урыны-урыны белән аларның чәчәкләре эсседән бөреште. Коры булды. Үзем алмагачларга күп итеп су сиптем, барыбер су җитмәгәне күренде. Туң булу гына үсемлекләрне коткарып калды быел, – дип сөйли Әмир Шәрәфиев.

Май никадәр җылы торса да, ул тотрыклы җәй ае түгел. Күпьеллык күзәтүләр буенча 4 июньгә кадәр һавада, 9 июньгә кадәр туфракта туңу куркынычы саклануын онытмаска кирәк.
 

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/balan-suygy-ikeg-blende-khalyk-sinoptigy-yg-z-farazlaryn-birde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X