erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баланның файдасы

Баланны иртә көздә сентябрь-октябрьдә дә, көннәр суытып, җимешләре туңгач та җыялар. Туңган җимешнең ачысы кими. Шуңа күрә иртә көздә җыелган баланны 3-4 ай салкын урында тотарга киңәш итәләр.

Баланның ачысын бетерү өчен бер тәүлек туңдыргычта яисә 125 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут тотып алырга кирәк.

Ничек дәваланырга?

Бабаларыбыз баланны ризык буларак кына түгел, дару буларак та кулланганнар.
Балан кайрысын хәтта чит илләргә дә чыгарып сатканнар.
Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар. Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак дип санала.
Балан кайрысын апрель-май айларында җыеп киптерәләр. Фәнни медицина аны бала тапканнан соң кан агуны туктату өчен, гинекологик авырулар вакытында аналыктан кан киткәндә, күрем кыенлашкан чорда, геморройны дәвалаганда кулланырга тәкъдим итә. Көзән җыеруны туктатучы препаратларны балан кайрысыннан ясыйлар. Кайры төнәтмәсе әзерләү өчен 4 чәй кашыгы кипкән һәм ваклаган кайрыга 200 мл су салып, 30 минут кайнаталар. Сөзеп, кимегән кадәр су өстиләр һәм көненә 3 мәртәбә ашар алдыннан 1әр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмә аналыктан, борыннан кан киткәндә, казналыклар ялкынсынганда файдалы.
Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау, сидек куу өчен кулланалар. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә.
Витамин җитмәгәндә балан бер дигән дәва.
Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә.
Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1-2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә.
Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8 – 10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.
Баланнан әзерләнгән тәм-томнар сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта. Балан – сәламәтлегебезне саклау һәм туклану өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер хәзинә. Ләкин табигать хә¬зинәләренең күбесе я бөтенләй файдаланылмый, яисә файдаланылса да, аларны әзерләүнең халыкка билгеле ысуллары инде онытылып бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: https://nastoichka.ru/

https://vatantat.ru/2020/10/36265/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X