Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Баланны нишләтәсез?

    Аллаһы Тәгалә юкка гына бирмидер аны безгә.

    Гомер иткән кешеләр үзебездә үскән ризыкны кулланырга кушалар. Нәрсәгә безгә әллә кайда үскән яшелчә, җиләк-җимеш, диләр. Аяк астына сибеп куя үләнен. Хәзер җимеш агачлары кып-кызыл булып утыра. Кызыл миләш, балан... Арчада бер җитәкче мин көн саен антибиотик кулланам дип шаккатырды. Зыянлы бит ул, ник кулланасыз аны, дим. Шуннан бу урыныннан торды да тәрәзә янына килеп бакчага күрсәтте, ә анда кып-кызыл булып миләш агачы утыра. Аның компоты да бик тәмле. Баланны болай иттек. Ике тапкыр иттарткычтан чыгардык. Аннан 1:1 бал белән болгатып, суыткычка куйдык. Бик яхшы үтә. Ашыйбыз. Сәламәт булыйк!

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 1 ноябрь 2021 - 20:57
      Без имени
      Мин мүк җиләге белән балны кушып куйдым, шул катнашма белән чәй эчәбез,бик тәмле һәм файдалы.