erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баланың исемле агачы булачак

“Балага агач бүләк ит” дип аталган социаль яктан әһәмиятле әнә шундый изге эш башланып китте.

Арча педагогика көллияте каршындарак яңа төзелеп килүче бер паркка күз төшергәнегез бармы? Биредә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык паркы” төзелеп килә. Һәм киләчәктә шул ук урынны яңа туган балалар аллеясы да бизәп торачак. Кичә шул аллеяга нигез салу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул яшь парларны тормышларын бизәп балалары тууы белән котлады, тигезлектә үстерүләрен, игелекле балалар булуларын теләде, сертификатлар һәм баллы бүләкләр тапшырды.  

Демография милли проектын тормышка ашыру кысаларында “Балага агач бүләк ит” дип аталган социаль яктан әһәмиятле әнә шундый изге эш башланып китте. Башланып китте, диюем шуңа, ул бер тапкыр гына үткәрелә торган чара түгел, ә дәвамлы эш булачак. Идеясы район башлыгы Илшат Нуриевныкы булса, проектны тормышка ашыру өчен җаваплылар Арча район хакимияте, шәһәр һәм авыл җирлекләре, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, Арча ЗАГСы. Социаль партнер – Арча урманчылыгы һәм “Жилкомбытсервис” ширкәте. Бу гаилә бәйрәменең иганәчесе район хатын-кызлар советы әгъзасы, “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева.

Әлеге проектның максаты нәрсәдә соң? Гаилә мөнәсәбәтләрен популярлаштыру, социаль яктан әһәмиятле чаралар оештырып, гаиләләрдәге иң матур традицияләрне күрсәтү, үстерү, шулай ук агачлар утыртып тирә-юнебезне яшелләндерү, табигатебезне баету. Матурлыкны кем яратмый? Шундый парклар булып, яңа гаилә коручы яшьләр дә, аналар да, киләчәктә балалар үзләре дә шул урынны якын күрсә начар түгел бит.

Мондый парк шәһәрдә бер урында гына булмаячак. Бу әле шундый исемдәге аллеяга нигез салу гына. Киләчәктә, язын агач утырту вакытында, мәсәлән, ул чара башка территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәләрендә дә үткәреләчәк. Ни өчен шулай? Чөнки Арчада быел барлыгы 313 бала туган, берьюлы чакыру уңайсызлыклар тудырачак. Шуңа аны территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренә бүлгәннәр. Ул шулай ук барлык авыл җирлекләрендә дә оештырылачак. Бу юлы аны “Көнбатыш” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсендә (җитәкчесе Ирек Минзин) уздырырга булганнар. Шушы территориягә кергән урамнарда адреслар буенча йөреп, 2019 елда туган балаларны барлап чыкканнар. Барлыгы 28 бала булса, шуларның 17се генә өйдә туры килгән һәм паркка нигез салу тантанасына килгән иде.

Аңлашылганча, бу проект агач утыртуны күз алдында тота. Биредә баланың исеме язылып, 28 бер метрлы чыршы утыртылды. Киләчәктә аллея барлыкка киләчәк һәм бу урын яшеллеккә күмеләчәк әле.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матур башлангыч. Барлык ата-аналарның булмавы гына кызганыч. Ишетеп алып, калган ата-аналар да кызыкса? Борчылыр урын юк. 2019 елда баласы туган һәр кеше ЗАГС бүлегенә килеп аллеяда исемле агач утыртырга заявка калдыра ала. Аларның кулларына исемле агач утырту өчен бүләк сертификаты тапшырыла. Сертификатның иясенең исем, фамилиясе, телефон номеры, электрон адресы, утырту урыны язылган купоны ЗАГСта кала. Теләкләре булса, әти-әниләр бер сүзсез исемле агач утыртуда катнаша ала. Кирәкле җиһазлар урында бирелә.

Берничә көннән соң ата-аналарның электрон адресларына исемле агач турындагы төгәл мәгълүматлар белән фотоматериалларга кадәр җибәреләчәк икән. Әгәр агач корыса? Үсеп китмәсә? Анысы турында да кайгыртканнар. Акциядә катнашкан белгечләр  аларны карап торачак, кирәк булса, икенчесен алыштырачак һәм ата-аналарга яңа утыртылган агачның фотосын җибәрәчәк.

Барысы да уйланылган. Агач бала белән бергә үсәчәк һәм киләчәктә аның үзенең исемле агачы булачак. Күңелле бит.

Гөлсинә Зәкиева   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы

2
X