erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баланы үтерүче 16 елдан соң тотылган

Шундый хәлләр дә була: 16 ел элек баланың җанын кыйган кеше тотылган.

Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты 16 ел элек булган җинаять эшен тикшерә башлаган. Тикшерүчеләр 2004 елда югалган баланы үтерүчене тапкан.

Белдерүләренчә, дүрт яшьлек кыз Слюдян районындагы "Утулик" ял базасы тирәсендә югалган. Ул чакта баланың гәүдәсен дә тапмаганнар. Әмма узган еллардагы җинаять эшләрен планлы рәвештә тикшерү барышында хокук сакчылары тикшерүне дәвам итәргә булган: төп шаһитларны тапкан, алардан сорау алган һәм шикләнелүченең шәхесен ачыклаган.

Ирне тоткарлыйлар, ул Утулик бистәсендә яшәүче 41 яшьлек кеше булып чыга. Сорау алганда ул әлеге көнне дуслары белән эчкәнен сөйли. Алар машина белән ял базасына барырга уйлый, анда кызчыкны очрата.
Ул баланы салонга утырта һәм автомобильдәге барлык кешеләр дә районда урнашкан ял базасына китә. Танышлары алкоголь эчкән арада ир кызны урманга алып китә, анда аны үтерә, мәетен күмә һәм җинаять урыныннан качып китә.

Тикшерү инде үтерүчегә гаеп белдергән. Аның җинаятькә катнашлыгы булуы шаһитларның күрсәтмәләре, кайбер экспертизалар һәм ирнең үзенең күрсәтмәләре белән расланган.
.
Элегрәк Тамбов янында 13 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче ирне тоткарлаганнар, дип язган идек. Сорау алган вакытта ул баланы машина белән бәрдерүен, ә мәетне елгага ташлавын таный. Тик соңрак тикшерү ачыклаганча, кыз чынлыкта нык кыйналган, көчләнгән һәм урманда күмелгән.

 

Фото: lenta.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Balani-ter-che-16-eldan-so-totilgan-172354/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X