erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Баласы күп имеш, баланы песи дә таба аны...”

Без үскәндә гаилә саен 5-6-7-8 бала иде. Кайбер әниләр бала карарга кеше юк дип, эшкә бармаска маташкандыр инде. Бригадир сүгәр иде үзләрен: “Баласы күп имеш, баланы песи дә таба аны...”, – дип.

Бервакыт бөтен авылны тетрәткән хәл булды. Элек бит кечкенә генә өйләрнең һәркайсында зур мичләр булыр иде. Шуның зур өлешенә атна-ун көнгә бер, ипи пешергәндә генә ягыла. Гадәттә анда утын тутырып, ягарга әзерләп куялар. Утын чи булса, шунда кибә тора.

Ипи пешерәсе көнне бригадирның хатыны иртәдән олы мичкә ягып җибәрә, коры утын дөрләп яна. Шулвакыт шаккатыргыч хәл була: сәкедә хуҗа хатынны күзәтеп яткан песи атылып төшә дә, янып торган мич эченә ташлана. Хуҗабикә гаҗәпләнүдән ачылган авызын ябарга да өлгерми, корымга баткан песи мичтән яңа туган баласын кабып чыга. Аны тиз генә идәнгә ташлый да, тагын мичкә ташлана. Икеме-өчме баласын алып чыгарга өлгерә ул, әмма үзе дә пешкән, янган җәрәхәтләрдән үлеп китә. Аулак урын дип, мичкә кереп балалаган була ул...

Шушы вакыйгадан соң бригадирның песиләргә тел тидергәне булмады, диделәр.

Күптән түгел районның бер зиратында карга ташлап кителгән бала мәете табылган, дигән хәбәрне ишеткәч күз алдына дөрләп янган мичтән балаларын ташыган мәче күз алдына килде. Бала тапкан ана түгел, баккан ана, дип бик дөрес әйткән  борынгылар.

Баланың баласы балдан татлы, дип әйтеп калдырган сүзләре дә бар әби, бабайларыбызның. Моның шулай икәнлеген үзең әби, бабай булгач кына аңлыйсың. Чыннан да, татлы алар! 8 Март бәйрәме алдыннан биш яшьлек оныгыбыз Зилә:  “Бабай, миңа алты кәгазь бир әле!” – диде. Санап тормадым, бирдем, әмма ни өчен нәкъ алтыны сорый икән, дигән уй гына килде. Күпмедер вакыт югалып торды, бераздан әбисенә, апаларына “Менә сезгә бүләк!” – дип берәр бит кәгазь өләшеп чыкты. Ә аларның кайсысына йөрәк, кайсысына чәчәк ясалган! “Нинди мәгънәле бала!” – дип кочаклап сөйдем үзен.

Беркөнне Зилә: “Бабай, безгә кунакка кил, мин сиңа сюрприз ясадым!” – ди.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ярар, кич керермен, – дидем үзенә.

Ул кичне соңрак кайтырга туры килде. Инде Зилә йоклагандыр, борчып йөрмим дип, ул көнне кермәдем. “Хәзер бабай килә дип сәгать унбергә хәтле көтте”, – диде әнисе. Имәнеп киттем, ник кермәдең инде дип, үземне битәрләдем. Каршына тезләнеп, башка алай эшләмәм, дип гафу үтендем Зиләдән.

Бер авылда әбисе белән бабасыннан биш яшьлек оныкларын тартып алып китүләре турында укыгач та йөрәк авыртты. Кияүгә киткән кызлары аерылып баласы белән әти-әнисе янына кайта. Бала шунда тыныч кына үскән дә булыр иде, кызганыч, узган көз әнисен машина бәрдерә. Кызның ерак районнарның берсендә яшәгән  әтисе власть вәкилләре белән килеп баланы алып китә. Закон бу очракта ата ягында. Кызларын соңгы юлга озаткан әби-бабайга яраткан оныклары белән дә аерылышырга туры килә.

Әмма әле бу фаҗига түгел, киләчәктә ул мәгънәле бала булып  үсеп, әби-бабасы янына кунакка кайтып йөрер, дип ышанасы килә.

Тормышта андый мисаллар да күп. Баштарак авыр булса да, түзәргә кирәк балам, диләр бит. Әлеге хәлне авыл кешеләренең дә авыр кабул итүе, битараф калмаулары игътибарга лаеклы. “Без дә баланың язмышын контрольдә тотабыз”, – диделәр районның опека бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X