Реклама
Балтач янгын сүндерүчеләре Яңа елны беренче иртәсен янгын сүндерү белән башладылар.
Казан юлында урнашкан Ямашев урамында мунча һәм каралты-куралар янды. Ярый, барлык төр дежур группалар вакытында килеп, янгынның яши торган торакларга күчүенә юл куймадылар! Бәйрәмнәрдә бигрәк сак булсак иде!!!
Хөрмәтле райондашлар, алда әле 10 көн яңа ел яллары көтә, берүк, саклык чаралырын күрсәк иде. Будан кала, янгыннан берни дә калмый, диләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз