erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балтачтан 3нче урын алып кайттылар

Малайлар арасында Балтач спорткомплексында волейбол буенча республикакүләм ярышлар булды.

Арча данын Яңа Кенәр мәктәбе укучылары яклады. Районда алар, чемпион калып, республика ярышына юллама алган иде. Зона ярышында иң көчле 8 район командасы уйнады: Балтач, Әтнә, Арча (Яңа Кенәр мәктәбе), Биектау, Теләче, Кукмара, Саба, Питрәч  районнары командалары.

Яңа Кенәр командасы ярымфиналда, былтыргы сезонның Татарстан чемпионнары Әтнә районы Күңгәр командасына бик аздан гына оттырып, 3 урынга лаек булды. Нәтиҗәләр: 1нче урында – Балтач районы Куныр мәктәбе командасы, 2нче – Әтнә районы Күңгәр мәктәбе, 3нче урында Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе командасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    – Супер финалга бары тик 1нче урын алган команда  чыга:   ул бәхет Балтач районы Куныр командасына елмайды, – дип сөйли Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы Зөлфәт Хәйруллин. – Мондый ярыш әле икенче тапкыр гына узды. Безнең команда бу ярышта беренче тапкыр гына катнашты. Ярыш шартлары  буенча әлеге ярышка балаларны фәкать физкультура укытучысы әзерләргә тиеш. Спорт мәктәбендә шөгыльләнгән укучыларны катнаштырмыйлар.  Без укучылар белән бик нык әзерләндек. Супер финалга чыгу иде исәп. Әмма нишләтәсең, башкалар да тик ятмый. Беренче өчлектәге командалар бик тигез уйнады. Безгә уен практикасы җитеп бетмәде дип саныйм. Безнең команда егетләре әле 10 класста гына укыйлар. Калган командалар  күпчелек 11класслар. Без алдагы елда,  Алла боерса, тагы да яхшы әзерләнеп, супер финалга чыгарбыз, дип ышанам.

Без дә ышанабыз. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X