erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Банк картасыннан акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

Банк картасыннан акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан алдарлар. Аларның тозагына эләкмәс өчен алдан ук "коралланып" куегыз. Югыйсә, акчагызны күз алдыгызда алып китәчәкләр.

Мошенникларның яңа ысулы, беренче карашка, бик гади. Тик каушап яисә куркып калып, акчаңнан колак кагуың да бар.

Алдарлар банкоматка чиратка килеп баса. Сезнең алда торган клиент картасын банкоматта "онытып" калдыра. Сез аны автомат рәвештә тартып чыгарасыз, ә аннары хуҗасы онытылган картасы артыннан шунда ук кире әйләнеп килә, балансын тикшерә һәм сезне аның картасыннан берничә мең сум акчасын алуда гаепли.

Бу вакытта акчасын урлаганнар дип сөрән салучының сүзләрен раслаучы "шаһит" пәйда була. Ул, әлбәттә, мошенникның әшнәсе. Алар сезгә яный башлый һәм «урланган» акчаны тиз генә кире кайтарырга мәҗбүр итә башлый. Шушы хәлдә каушап калып, үз акчасын бирүчеләр дә була икән.

Мондый хәлдә психологик басымга бирелмәскә, ә полиция чакыртырга киңәш итәбез, чөнки банкоматларда камералар бар, ә картадагы барлык операцияләр банк тарафыннан теркәлә.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: news.yandex.ua сайтыннан

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bank-kartagizdan-akcha-ch-lder-ne-ya-a-isuli-137237/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X