erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Банк хезмәткәрен мошенниктан ничек аерырга?

Һәр көнне диярлек һәркемгә телефоннан шалтыраталар, сөйләшүләр гадәттә: “Исәнмесез, бу куркынычсызлык хезмәте. Картагызның номерын әйтегез”.

Ләкин, ялган куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре 8-800 яки 8-495 саннарына башланган номерлар белән шалтыраткач, чыннан да банктан шалтыраталар кебек тоелса да, шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итәргә ашыкмагыз. Әле ул исемегез, әтиегезнең исеме белән мөрәҗәгать итә һәм куркыныч барлыгы турында кисәтә: кемдер счеттан акча салдырырга маташа.

Монда хәтәрлек шунда, теләсә нинди номердан шалтыратырга мөмкиннәр. Мошенниклар телефон элемтәсендәге үзенчәлекләрдән оста файдаланалар, “матур” номер сайлыйлар, банк клиенты таныш саннарны күрә һәм чын хезмәткәр белән сөйләшәм, дип уйлый. Димәк, шикле гамәлне туктатканнар, кемдер сезнең акчага ия булырга җыена – картаны блокировкаларга кирәк.

Мошенник сезнең кабинетка керү өчен мәгълү-матларны аныклый, кодны беләсе генә калды һ.б.

Чын куркынычсызлык хезмәтенең мошенниктан аермасы –банкка сезнең операцияне расламавыгыз турында әйтүегез җитә. Блокировкалау өчен беркайчан да бернинди код та сорамыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шик туганда нишләргә? Шикле операциянең кайсы карта буенча башкарылуын сорагыз. Чын хезмәткәр картаның соңгы 4 номерын бик тиз әйтер, ә мошенник, киресенчә, тулысы белән номерыгызны сорар.

Мондый очракларда тиз арада телефоннан сөйләшүне туктатырга һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Динар Низамов,

район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X