Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Банкка ни өчен керергә курыктым?

    Билләһи, банкка керергә курыктым. Курка-курка гына Арчадагы банкларның берсенә машианга салым акчасы түләргә кердем.

    Кеше күптер инде, озак чират торылыр, дип курыктым. Эш вакытында озакка югалып торганны кайсы җитәкче яратыр икән?!  Банккка керсә-ә-әм..., бер кеше юк. Ни галәмәт бу? Банк хезмәткәреннән дә сорадым. Әмма ул төгәл генә җавап бирмәде. Минем фаразлавымча, акчаны бит хәзер электрон юл белән күчерәләр. Шуның галәмәтедер бу. Банктан кәефләр күтәрелеп чыкты. Элек чират торып алҗып бетә идек. Чиратлар була гына күрмәсен!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: