Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бар иде бит яшь чаклар...

    Шуннан мәктәптән куганнардыр, милициягә исәпкә куйганнардыр инде, – диде икенче иптәшебез.

    – Юк, бу турыда зурлап кузгатучы да булмады.

    – Әйе, директорларның була төрлесе, – дип куям. – Мөхәммәт Мәһдиев тә шундыйрак вакыйгага очраган бит.

    Мөхәммәт абый әлеге вакыйганы “Торналар төшкән җирдә” дигән повестенда болай дип искә ала: “...Тәрбия өлкәсендә әтинең берничә таләбе бар иде. Моның өч пункты хәтердә калган. Ул таләпләрдән мин файда күп күрдем, зыян да аз күрмәдем.

    Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә. 1944 елда педучилищега укырга кердем. Малай-шалай, тәнәфестә ду күчереп бер сугышып алабыз. Бервакытны Габделхәй исемле малай белән (икебез дә отличник, ул – староста, мин – профорг) шәп кенә уйнап алдык. Бәхетсезлеккә, беребез этте, икенчебезнең терсәге тәрәзәнең дәфтәр зурлыгындагы бер өлгесенә кереп чыкты. Нишләргә! Болай, тәрәзәне көн саен аз-маз тишкәләп торалар. Ярый  инде, ди Габделхәй, хезмәт укытучысы Сабир абыйга әйтербез дә куйдырырбыз. Ә мин риза түгел, әтинең еракта калган, онытылган шәүләсе миңа яный.

    – Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә...

    Һәм менә без директор кабинетында.

    – Ни йомыш? – дип елмая калын иренле, көдрә чәчле директор.

    – Без ни... тәрәзәнең бер кечкенә өлгесен ваттык...

    Реклама

    – Әһә, ярый, барыгыз...

    Без өстән тау төшкәндәй бәхетле чырай белән кабинеттан чыгып китәбез. Бер көннән безгә менә нәрсә мәгълүм була: малайларның директорга үз аяклары белән кереп тәрәзә ватканны әйтүе училищеның тарихында беренче очрак икән. Ун көннән икенче нәрсә билгеле була: Габделхәй белән безнең октябрь ае стипендиясен “тәрәзә ваткан өчен” директор приказы белән тотып калганнар. Ялгышмасам, 35әр сум ала идек бугай. Дәфтәр кадәр өлге – җитмеш сум! Егерме елдан соң өченче нәрсә билгеле була: директорыбыз ул елларда дәүләт милкен шактый туздырган икән...”

    ... Бер танышым әйтә, син колхозны тияргә ярамаган костюм-чалбар белән чагыштырып язган идең. Тиделәр бит аңа, кемнәрдер алып киде, ди.

    Дөрес сүзгә җавап юк, диләр. Укымаганнар яки онытканнар өчен кыскача гына аңлатып үтәм. Университетта укыганда бер укытучыбыз колхозның ни икәнлеген гади генә итеп аңлаткан иде: “Менә өр-яңа костюм-чалбар эленеп тора, дип күз алдына китерегез. Сез аны күреп куанасыз, әмма алып кия алмыйсыз, чөнки ул – безнеке, ягъни уртак милек!”

    Әлеге уртак милекне авыл халкының атын, сыерын, сарык, кәҗәсен, келәт-сарайларын тартып алып булдырганнар. Авыл кешеләренең: “Менә бу ат безнең атның токымы, дип уфтанып сөйләгәннәре истә. Алар да – безнеке. Әмма ул атны рөхсәтсез җигә алмыйсың, рөхсәт итсәләр дә, файдаланган өчен түлисе. Колхоз рәисе яратмаган кешесенә бирдерми дә иде әле.

    Сүзне мәктәп директорларыннан башлаган идек, колхоз рәисләре белән дәвам итәм. Чөнки “костюм-чалбарның” кая киткәнен алардан да яхшы белгән кеше юктыр. Үзләреннән сорап карасак кына инде...

    (Дәвамы бар).

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: