erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бар күңеллелек бөтен дөньяда…

Без, Тукайлы татар халкы өчен, узып баручы ай ел да туган тел һәм иҗат ае буларак билгеләп үтелә. Республиканың һәр төбәгендә сөекле шагыйребезне искә алып, төрледән-төрле чаралар уздырыла. Районыбыз да алардан читтә калмый. Дөресрәге, иң төп чаралар Арчада оештырыла дисәк тә, ялгыш булмас.

Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан үткәрелгән, берничә атна дәвамында баручы бәйрәм чараларын “Шигърият бәйрәме” һәм “Тукай марафоны” дәвам итте. 27 апрельдә Арча Мәдәният йорты каршында башланган иҗади кичә Яңа Кырлай авылында спорт бәйрәме буларак тәмамланды.

Әлеге көнне районыбыз Мәдәният йорты каршына килгән һәркемне Тукай яшәгән чор күренешләре каршы калды. Әдипнең балачагы, Җаекта мәдрәсәдә укыган вакыты, Казанда яшәгән чорлары, Печән базары мохите – барысы да безне әнә шул вакыттагы чынбарлыкка илтте. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм Сарык кебек әкият геройлары белән фотога төшәргә мөмкин иде. Әкияти фотозоналар эшләде.

“Шигърият бәйрәме”нең төп кунаклары булган татар зыялылары да тагын бер тапкыр бөек Тукай эзләре буйлап уздылар. “Арча җирлегенең үзенчәлекле булуына без торган саен инанабыз. Әдәбиятыбызга һәм фәнебезгә күренекле шәхесләр биргән җир буларак кадерле ул безгә. Биредән бүген дә бик күп язучылар чыга. Бу да зур горурлык”, – диде үз чыгышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, иҗат мәсьәләләре бүлегенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова.

Бәйрәмебез кунакларының һәрберсе эчтәлекле чыгышлары белән бергә шигырьләрен дә башкарды. “Ир-егетне галәм тарта, тик еракка барсам, сагындыра туган туфрак, сиңа кайтам, Арчам”, – дигән шигырь юллары белән башлады сүзен Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал. Балачагы Яңа Иябаш авылында узган Рифат ага үзенең Тукай йөргән болыннарда уйнап үскән вакытларын, юкә яфрагына төреп җиләк ашауларын, урманнан малайлар белән Шүрәле эзләүләрен искә алды. Шагыйрь булып китүе өчен туган җиренә һәм татар халкына рәхмәтен җиткерде ул.

Ләбиб Лерон, Зиннур Мансуров, Фирүзә Җамалетдинова, Гәүһәр Хәсәнова, Хәбир Ибраһимов, Рифат Сәлах кебек татар әдәбиятын үстерүче күренекле  шәхесләрдән тыш, кичәдә Әзәрбәйҗан кунагы Язучылар берлеге әгъзасы Илгар Төркоглы да катнашты. Татар иленең бердәмлегенә, истәлекләрне барлый белүләренә соклануын җиткерде ул.

Ел саен тапшырыла торган Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенең быелгы иясе Ләбиб Леронның бу чарада катнашуы арчалар өчен шулай ук зур дәрәҗә булды. Бәйрәмнең бер өлеше булган традицион “Тукай марафоны”ның быелгысын Ләбиб ага ачып җибәрде. Шагыйрьнең хәер-фатыйхасыннан соң, ярышка дип тезелгән катнашучыларга старт бирелде. Төрле җирдән җыелган 124 йөгерүче җитезлектә көч сынашты. Яшь аермасына карап, катнашучылар 11 һәм 24 км ераклыкка йөгерделәр. Мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр Әзәк авылыннан Яңа Кырлайга кадәр араны узса, олырак яшьтәгеләр Арча үзәгеннән йөгереп китте.

Ярышларда җиңүчеләр яшь буенча биш төркемгә бүлеп билгеләнде: 15–17, 18–29, 30–39, 40–49 һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр. Финишка иң беренче булып 11 км араны узучы Ашытбаш егете Рүзәл Әүхәдиев килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызлар арасында беренчелекне Сабадан Сабина Хәбирова яулады. Унынчы сыйныфта укучы кыз кечкенәдән чаңгы шуарга ярата. Яраткан шөгыле аны бүген зур җиңүләргә китерә, Татарстан чаңгычылары җыелма командасында исәпләнә ул.

24 км араны йөгерүчеләр арасында беренче булып килүче Казаннан Илья Вахрушев иде. Эчке эшләр органнарында хезмәт куючы егет әлеге марафонда беренче тапкыр катнаша. Алдагы елларда да катнашучы иптәше Сергей Семенов белән килгән ул. “Безнең өчен бу ерак ара түгел, күнекмә кебек кенә. Үзебезне формада тоту өчен мондый марафоннарда катнашабыз”, – дип уртаклашты җиңүчеләр.  

50 яшьтән өлкән катнашучылар арасында беренчелекне алучы хатын-кыз йөгерүче Балтачтан Фәридә Нәкыйпова инде берничә ел катнаша. Укытучы булып эшләүче ханым “Тукай марафоны”н ел да көтеп ала. “Үзем Хәсәншәехныкы мин. Шуңа да Арча ягы, биредә узган мондый чаралар бик якын миңа. Марафонны оештырган кешеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Ел да югары дәрәҗәдә үтә бу ярышлар”, – диде якташыбыз.

Кырык биш еллык тарихы булган “Тукай марафоны”ның ничек башлануын белүче шаһитлар, иң өлкән йөгерүчеләр Ленар Заһидуллин һәм Ягъфәр Шәмиев та катнашты спорт бәйрәмендә. “Яшисе килә, – дип башлады сүзен тугызынчы дистәсен ваклаучы Ягъфәр ага. – Мондый ярышлардан соң яшисе килә. Кыш буе чаңгыда йөрибез, аннан соң йөгерәбез. Менә шул омтылыш йөртә безне”. Яшьләргә үрнәк булырлык, күңелләре белән һәрвакыт яшь калучы райондашларыбыз күпләрне сокландырды.

Марафонда катнашучыларны котлап, җиңүчеләрне бүләкләгәнче, Габдулла Тукай бюсты каршында әдәби чараның дәвамы булды. Хөрмәтле кунакларыбыз мәктәп укучылары белән аралашты, шигырьләрен сөйләде. Саубуллашыр алдыннан бөек Тукаебызга чәчәкләр салдылар.

Йөгерүчеләрне Арча районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров котлады, аларга диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.     

 

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Ләбиб Лерон: “Тукай төбәгенә беренче килгәннән күңелдә матур хисләр бөреләнгән иде. Хәзер инде алар шытып, чәчәк атып, җимешләрен бирәләр. Үз иҗатымда Тукай әсәрләре геройларының урын алуын, шуның нәтиҗәсе буларак “Әкиятче малай” китабым дөнья күрүне әлеге хисләрнең җимешләре дип атыйм. Моңарчы да Арчага кайта идем. Тик быелгы кайтуым күпкә җаваплырак. Хис-тойгылар ургый. Алга таба да Арча җирлегеннән чыккан әдипләр кебек халкыбызның алтын фондында калырлык әсәрләр иҗат итәрмен дип ышанам”. 

Озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләүче ветеран Ленар Заһидуллин: “1977 елда әлеге араны узып буламы икән дип йөгереп карадык. Ул вакытта 200ләп кеше катнашты. Ахыргача барып җитә алмаучылар да булды. Башка елларда инде без аны ярыш буларак оештыра башладык. Ул елда мин икенче булып килдем. 24 км араны 1сәг. 12 минут 47 секундта уздым. Шуннан бирле бер генә елны да бу ярышны калдырганым юк ”.

“Тукай марафоны - 2022” финишына беренче булып килүче Рүзәл Әүхәдиев: “Быел дүртенче ел катнашам, узган ел да беренче урын алган идем. Җиңүемә ышандым. Чаңгы сезоны бетүгә, әлеге марафонга әзерләнә башлыйм мин”.

Кызлар арасында беренче килүче Сабина Хәбирова: “Тукай марафонында мин икенче тапкыр катнашам. Узган ел да җиңгән идем. Гомумән, спорт белән шөгыльләнергә, йөгерергә яратам. Мондый марафоннардан мин көч алып кайтам”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Тукай бәйрәме - 2022

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X