Барда кунаклары бүген Арчага килде
21-23 ноябрь көннәрендә Татарстанда Пермь краеның Барда районы көннәре уза. Бүген бардалыларны Арча районы халкы каршы алды.
Барда белән Арча районнары арасында социаль-икътисади хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешүне Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов имзалады. Барда вәкилләре Арча белән таныштылар, агросәнәгать паркында, Г.Курсави ис.лицейда һ.б. урыннарда булдылар, тәҗрибә тупладылар. Көндезге сәгать 12дә район мәдәният йортына килделәр. Сәхнәдә район башлыгы Илшат Нуриев, Бөтендөнья татар конгресы башкарма комитеты җитәкчесе урынбарасары Ирек Шәрипов, Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов чыгыш ясадылар. Барда артистлары, үзешчәннәре арчаларга бик шәп концерт куйдылар. Рәхмәт.Тарихка күз салсак, Барда районы барлыкка килү вакыты дип 1924 елның 28 феврале санала. Бүген бу җирлектә 61 татар авылы урнашкан, 26,5 мең кеше яши. Бардада 10 мең халык исәпләнсә, калган 16 меңе авылларда яши. Бу зур чара Барда районының 100 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев