Реклама
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Конституциядәге ватанпәрвәрлек, суверенитетны саклау һәм сугышсыз яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең актуальлеген билгеләп үтте.
«Суверенитетны, территориаль бөтенлекне саклау һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү – боларның барысы да Россия гражданнары өчен мөһим һәм кирәкле әйберләр. Аларның Конституциядә чагылыш табуы җәмгыять үсешендә безнең рухи принциплар һәм өстенлекләрне билгеләячәк», - дип искәртте депутат.
Моннан тыш, яңартылган Конституциядә илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын беркетү территорияне тартып алу турындагы мәсьәләләргә мөнәсәбәттә күп кенә проблемалардан коткарачак, дип өстәде Бариев.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз