erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Барлык акчамнан колак кактым” (Кәкре каенга терәлеп калмас өчен нишләргә?)

Арчада яшәүче пенсионер ханым аферистларның кармагына эләккән – җиңел генә кредит бирүне хуплау вәгъдәләренә ышанып, 200 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Кызганычка каршы, безнең илдә мондый тарихлар күп, һәм алдарлар тозагына нәкь менә тиз ышанучан өлкән яшьтәге әби-әниләребез, ата-бабаларыбыз эләгә

 

“Начар күрүемнән файдаландылар...”
Чит кешеләрне өйгә кертмәгез, тыңламагыз, төрле вәгьдәләренә ышанмагыз... Массакүләм мәгьлүмат чараларында шуңа охшаш киңәшләр даими бирелеп тора. Ләкин күп очракта ялгыз яшәгән, игьтибар, аралашуга сусаган эчкерсез әби-бабаларыбыз буш вәгьдә итүче ялганчылар сүзләренә ышана һәм берәмтекләп җыйган хәләл пенсия акчасыннан да колак кагалар.

Беренче төркем инвалид, 65 яшьлек пенсионер Зөлфия Әхмәтханова күз күреме начар булу сәбәпле, капкынга килеп эләккән. Кредит алу өмете булган аның.
– Миңа шалтыраттылар һәм: “Кредит алырга ярдәм итәрбез”, – диделәр. Ә мин Арчада йорт сатып алу турында хыялландым, чөнки монда фатир арендалап торам. Акча җитми иде. Миңа шалтыратучы егет, ярар, кредит эшегезне тикшерербез, банк хупларлармы, юкмы, белешеп, хәбәр итәрбез, диде, – дип сөйләде безгә Зөлфия апа.

«Кредит»ны тиз хуплаганнар. Берничә көннән соң Зөлфия апа Казанда килешү төзи. Башта караклар иминиятләштерү өчен 100 мең сум сораганнар, аннары эшне төгәлләү өчен тагын шуның кадәр кирәк дип әйткәннәр. Пенсионер апа каракларга өй сатып-алу өчен җыйган соңгы акчасын чыгарып биргән.
– “Экспресс-финанс”ның офисы шәһәрнең нәкь үзәгендә урнашкан, бер-ике көн эшләүче генә оешма түгел, биредә тәртипле кешеләр эшли дип уйладым. 100 мең сум биргәч, сез миңа расписка бирәсезме соң, дип сорадым. Егет миңа үзе әйтүенчә, пичәтле чек бирде, мин ышандым инде. Ләкин кайсы документка кул куйганымны белмим, күрмәдем, мин бит күрү буенча инвалид...” – дип уртаклашты безнең белән Зөлфия Әхмәтханова.
Юньләп күрмәвеннән  файдаланып, “Эксперт-финанс” хезмәткәрләре аның белән килешү төзегән. Үзенең алдакчылар кулына эләгүе турында Зөлфия Әхмәтхановага соңрак, банкта займга акча алырга баргач, бу “ышанычлы” оешманың чынлыкта ни белән шөгыльләнүе турында сөйләп бирәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Мошенниклар болар!”  
Әлеге оешма турында без интернеттан да эзләп карадык һәм дистәләгән бәяләмәгә юлыктык:
– Мошенниклар болар!  Анда психологлар эшли, бик матур сөйлиләр.  Үз өсләренә алган йөкләмәләрне бөтенләй дә үтәмиләр. Аларны әлеге хезмәтләрне күрсәтү өчен бирелгән акча гына кызыксындыра, һәр кешегә нәкъ менә аның очрагы искиткеч һәм катлаулы булуын исбат итә-итә килешү төзергә күндерәләр. Аларның мөһерләре, килешүләре бар. Сезгә чыннан да барысы да яхшы һәм бернинди дә алдау юк кебек тоелыр.
– Болар акчаны алдап алу белән шөгыльләнә, үзем дә алар кармагына  эләктем һәм 100 000 сум акчамнан колак кактым.
– Сак булыгыз! Мошенниклар!!!! Оешма кредит алуда ярдәм итә, шартнамә төзегән өчен алдан 14500 сум акча түләүне таләп иттеләр. Шартнамә шартларын үтәмәделәр, акчаны да кире кайтармыйлар. Сак булыгыз, кредит алуда ярдәм итүче оешмаларга мөрәҗәгать итмәгез.

“Эксперт-финанс” кредит оешмасы офисы, картага карасаң, Г.Камал урамы, 41нче йорт адресы буенча бизнес үзәктә урнашкан. Дөрес, бирелгән телефон буенча да шалтыратып карадык, өзелгән булып чыкты. Оешма адресы буенча баргач та, безгә бу оешманың инде күптән биредә эшләмәвен хәбәр иттеләр. Аларның сүзләренә караганда, бу контора арендатор белән килешүне декабрьдә үк өзгән.

«Үзеңдә гаеп»
Арчада яшәүче Зөлфия апа Әхмәтханова хәзер бер тиен акчасыз калган. Үзенең акча югалту кайгысы белән хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать иткән. Әмма алардан бер генә җавап килә – җинаять эше кузгатудан баш тартырга. Чөнки ул үзе гаепле, килешүдә Зөлфия апа үз кулы белән имзасын куйган, димәк, анда язылган бөтен шартларны да кабул итеп алган. Һәм канун өчен ул боларны укый алдымы, юкмы икәнлеге мөһим түгел.
Алдакчылар гамәлләреннән зыян күргән 65 яшьлек пенсионер судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Алга таба эшне «Россия юристлары ассоциациясе» Татарстан төбәк бүлекчәсе адвокатлары алып барачак.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/barlyk-akchamnan-kolak-kaktym-kkre-kaenga-terlep-kalmas-chen-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X