Реклама
Казан шәһәренең Яңа Савин суды матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Арча районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Н.Бариев сак астында тотудан азат ителеп, 21 июльгә кадәр өй арестына күчерелгән. Өй арестында булучы хезмәткәрләрнең дә арест срогы 21 июльгә кадәр озайтылган.
2020 елның 24 гыйнварында Яңа Савин суды Арча шәһәрендә законсыз акча алуда шикләнелүдә тоткарланган ЮХИДИ бүлекчәсе һәм автомәктәп хезмәткәрләренә карата чик кую чаралары билгеләгән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз