erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баш мөхәррир почта бүлекчәләре җитәкчеләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды

Язылучыларыбызны югалтмасак иде

Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин бәйгедә җиңүче почта бүлекчәләре җитәкчеләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды

Арча почта бүлекчәсенең 2023 елга хисап җыелышы үтте. Анда Арча район Советының аппарат җитәкчесе Радик Галимуллин катнашты.

Почта бүлекчәсенең отчет җыелышында күптәннән катнашкан булмаган икән инде. Интернетта актарынып утырганда үземнең бер язмама тап булдым. “Почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы 2014 елның 1 гыйнварыннан 18 процентка арта. Бүгенге көндә ул 36 почта бүлекчәсен берләштерә, 271 хезмәткәре бар”, – дип язганмын. Бу юлы җыелышта сөйләгәннәрне искә төшерсәң, тугыз ел эчендә ул тамырдан үзгәргән. Кызганыч, уңай якка түгел.

Бүген хезмәт хакы бик аз булу сәбәпле, хат ташучылар эштән китә, икенчеләре килергә теләми, эшләргә кеше булмаганлыктан, почта бүлекчәләре ябыла. Быел Венета, Иске Кырлай почта бүлекчәләре биналарына йозак салынган.  

Газета-журнал белән кызыксынмый хәзер халык, интернетта утыра, дибез. Боларда да шундый хәл күзәтелә, тик юнәлеше генә икенчерәк – газета-журналга яздыруга караганда товар сату табышлырак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт хакын арттыру буенча сүз генә бара, чынлыкта, бу юнәлештә бернинди үзгәреш күренми.
– Сез планны үтәгез, акча да шуңа карап бирелә, – дип ачыклык кертергә тырышты җитәкчеләр.
Әмма моңа да почта бүлекчәләре җитәкчеләренең җаваплары әзер иде. Чөнки ул аларның иң авырткан урыннары.
– Быел планны арттырып үтисең икән, аны икенче елга тагын да күбрәк итеп бирәләр. Ахыр чиктә үти алмас дәрәҗәгә килеп җитәчәк, – диделәр.
Газета-журналларга яздыру буенча да сүз барды. Ул да хезмәт хаклары белән бәйле икән. Йөз газетага яздырсалар да, ун белән чикләнсәләр дә, акча артмый. Шулай булгач, нигә артыгын азапланырга? Менә шулайрак аңлашылды аларның фикерләре.

Эшлисегез килмәсә, китәсез, дигән сүз дә колакка чалынды. Әле эшләп торганнар да китсә, килергә атлыгып торучы булмагач, кем кала? 
Җитәкчеләр барын да аңлый, тик алардан торган әйбер түгел. Бу проблеманы чишү өчен килеп туган хәлне төбеннән үк үзгәртергә кирәк.
Шулай да күңелле хәбәр дә яңгырады җыелышта. Районда биш урында аерым конструкция белән (фельдшер-акушерлык пунктлары кебек, дип аңлаттылар) почта бүлекчәсе биналары төзү планлаштырыла.Тик, болай барса, аларда кем эшләр? 

“Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин да катнашты хисап җыелышында. Ул  2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына яздыру буенча бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итте һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды, тәкъдимнәрен җиткерде.

– Сездән башка безнең эшне күз алдына да китереп булмый. Почта хезмәткәрләре үз эшләрен тиешенчә башкармаса, язылучылар булмаса, нинди генә алтын газета чыгарсак та, аның мәгънәсе юк. Биш ел инде шундый проблема белән очрашабыз. Газета укучылар миңа шалтырата. Газета чыгаручы булгач, китереп бирүче дә мин дип уйлыйлардыр инде. Газетаны вакытында яки бөтенләй китермәгән урыннар бар. Алар көннән-көн арта. Сәбәпләре җитәрлек, инкарь итмим, – диде ул. – Безнең төп эшебез – газета чыгару. Әмма сез аны вакытында китермәсәгез, аның тиражы көннән-көн кимиячәк. Яшьләр газета укымый, диләр. Әмма безнең чын фанатларыбыз, озак еллардан бирле газетабызны алдырып, яратып укучыларыбыз бар. Без шуларны югалтмасак иде. Хезмәтегез җиңелләрдән түгел, аңлыйм, тик без бергә кулга-кул тотынып эшләсәк кенә хезмәтебезнең нәтиҗәсе булачак. Сезнең дә, безнең дә.
Исрафил Насыйбуллин бәйге нәтиҗәләрен игълан итте. Беренче өч урынны алган почта бүлекчәләре җитәкчеләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. 2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу буенча бәйге шартларын үтәп, беренче урынны Үрнәк почта бүлекчәсе (җитәкчесе Лилия Фәсхетдинова) яулады. Икенче урында Яңасала почта бүлекчәсе (Фидалия Мөхәммәтҗанова), өченче урында Курса-Почмак почта бүлекчәсе (җитәкчесе Гәүһәрия Гәрәева). Казанбаш (Алсу Хәбибуллина), Носы (Сәрия Мортазина), Яңа Кырлай (Рәйсә Кәбирова), Утар Аты (Люция Галимҗанова) почта бүлекчәләренә Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Аеруча тырышып эшләгән һәм бәйге шартларын үтәгән аерым хат ташучылар да читтә калмады. Югары Бирәзә белән Күкчә Бирәзәгә почта таратучы Зөлфия Минһаҗиева беренче, Өчиле, Иске Йорт авылларында эшләүче Сөмбелә Солтанова икенче, Наласа хат ташучысы Диләрә Хәсәнова өченче урынга лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X