Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Баш саннары белән шаярмаска!

    Узган шимбәдә үткәрелгән киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов хуҗалыкларда әзерләнгән терлек азыгының сыйфатына анализ ясады.

     

    Билгеле булганча, 2019 елда печән дә, сенаж һәм силос та җитәрлек әзерләнде. Бер шартлы терлеккә 31 центнер азык берәмлеге туры килә. Кайбер хуҗалыкларда ул тагын да күбрәк. Әмма хикмәт күплектә түгел, ә азыкның сыйфаты нинди булуда.

    Сыерлардан мул сөт алу турында кайгырткан җитәкче һәм белгеч иң беренче чиратта азыкны анализга бирүне тәэмин итәргә тиеш. “Кайбер җитәкчеләр: “Сенаж, силос чокырга салынган инде, аны ашатмый нишләтәсең?” – дип әйтәләр”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов нәкъ менә шул сорауга җавап бирде дә инде.

    28 октябрьдә Сафиуллин крестьян-фермер хуҗалыгыннан анализга сенаж китерәләр. Нәтиҗә: исе әче, начар, май кислотасы 2 процент. Май кислотасы бөтенләй булмаска яисә 0,3 проценттан артмаска тиеш.

    Белгеч фактларны әйтеп кенә калмый, киңәш тә бирә: мондый сенажны буаз сыерларга һәм яшь терлекләргә ашатмаска. Симертүдәге терлекләргә акбур, аммиак суы, эчәргә ярый торган һәм  кальций содасы яки акбур һәм сода белән катнаштырып бирергә. Бер тоннага 4–6 килограмм препарат җитә.

    “Төрнәле–Пошалым” ширкәте китергән сенаж белән дә шундый ук хәл.

    Азыкларны лабораториядә тикшертү белән бергә, сыерларның канына биохимик тикшерү үткәрү дә мөһим. Монысы сыер организмында нинди матдәләр җитмәвен ачыклау өчен. Монда да борчылырлык хәлләр бар: азыклар быел да каротинга бик ярлы икән. Бу мәсьәләдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтен генә уңай яктан мисал итеп китерергә була. Бу хуҗалыкта каротин 0,46–0,58 процент. Норма – 0,46–1,08 процент. Кальций белән дә начар түгел. Ә менә фосфор ким. Аны күтәрү өчен рационга монокальцийфосфат өстәү җитә икән.

    Каротин, кальций һәм фосфорны арттыру өчен рационга яхшы сыйфатлы печән, сенаж һәм монокальцийфосфат кертегез, дип киңәш бирә белгеч.

    Без әле бу теманы дәвам итәрбез, чөнки кышлату чоры башлана гына.

    Киңәшмәдә терлекләрнең баш саны турында да ныклап сөйләшү булды. Чөнки сыерларны күпләп иткә  чыгару белән мавыгучылар артып китте, ә үзләрендә терлекләрнең баш саны ким, таналар белән дә юньләп шөгыльләнмиләр. Район башлыгы Илшат Нуриев мондый хәлгә чик куюны таләп итте. “Юл карталары” төзеп, ялгышлыкларны кабатламас өчен төпле анализ ясарга. Ферма яннарын тәртипкә китерергә, нәтиҗәле эш оештырырга.

    Ильяс Сәхәпов

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: