erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баш табиб савыкты

Кешеләр гомере өчен көрәшкән табибның беренчеләрдән булып авыруы күпләрне сискәндереп, пошаманга салган иде.

Мәскәүнең 40-нчы санлы, халык “Коммунарка” дип йөрткән дәваханәнең баш табибы Денис Проценко савыккан. Ул COVID-19 вирусына ике анализ тапшырган, икесе дә бу иртә авыруның булмавын раслаган. Бу хакта   “Коммерсантъ” язып чыкты.

“Ике анализ тапшырдым. Икесе дә вирусның булмавын раслады. Изоляция тәмам – тулы эш көне!” – ди яза Денис Проценко Facebookта. Тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәрмен, дип язган баш табиб.

Денис Проценконың COVID-19 белән авырып китүе 31 мартта мәгълүм булды.  Шуннан бер атна элек В.Путин бу дәваханәгә килеп, баш табиб белән очрашты, авыруларны дәвалау барышы, учреждениенең эшчәнлеге белән танышып йөргән иде.

 

Баш табибта коронавирус ачыклангач, ил башлыгы даими анализлар тапшырып торырга мәҗбүр булды. Әмма, күрәбез, бар да яхшы.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләкин ил буенча бу вирусның һаман тарала баруына шаһитбыз.

Бүгенгә Русиядә 21 102 кешенең коронавирус йоктыруы мәгълүм. Мәскәүдә ул 13 002 кешедә расланган.

 

Ил буенча 181 кеше гүр иясе булган.

1694 кеше мәкерле вирусны җиңгән.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Bash-tabib-savikti-220259/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X