Башкаларга да өлеш чыгардылар
Районның дин әхелләре шулай диләр.
Кичә без догалар кылып ике зур бәйрәм: изге җомга көнен һәм мөкатдәс Корбан бәйрәмен билгеләп үттек, - дип сөйли алар. - Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнәһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырган изге гыйбадәтләрнең берсе.Бүген бездә корбаннар чалып, өлешен чыгардык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев