erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Башкарган эшләремә карадым да шаккаттым!» - Фоат Галимуллинга 80 яшь

21 март көнне танылган әдәбият белгече Фоат Галимуллинга 80 яшь тулды

Галимуллин Фоат Галимулла улы — филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы.

Аның юбилее уңаеннан оештырылган «Милли сәнгать һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылышына галимне котлап килүчеләр күп иде.

Мактау сүзләре һәм медальләр яңгыры
 Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов: «Конференциядә йөзгә якын кеше катнаша. Чит ил һәм башка республика вәкилләре чыгышларын онлайн ясый. Алар арасында Америка Кушма Штатлары, Әзербәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Мәскәү, Сыктывкар, Якутск, Майкоп һәм башка шәһәрләрдән телчеләр һәм әдәбиятчылар бар», — диде.


Конференциянең тантаналы ачылышына килүче кунаклар Фоат Галимуллинны бер-бер артлы котлады.

КФУ проректоры, социология фәннәре кандидаты Тимерхан Алишев Фоат Галимуллинның университеттагы үсеш юлын искә төшерде. Ул аның, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, декан урынбасары, декан һәм татар әдәбияты кафедрасы мөдире этапларын үткәнен санап чыкты. Шулай ук Тимерхан Алишев КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.

Рамил Мирзаһитов бик күп котлау хатлары килүен әйтте һәм Минтимер Шәймиевнең хатын укыды. «Ана телебезнең иң камил, иң матур, иң зыялы яңгырашы сезнең сөйләмдә шикелле», — диелгән иде аның хатында.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да Фоат Галимуллинны котларга килгән иде. «Фоат Галимулловичның телевидениедә, радиода шундый матур итеп чыгыш ясаулары, аның һәрбер сүзне җөпләп, аңа басым ясап, аның матурлыгын ачыктан-ачык безнең җәмәгатьчелеккә, татар халкына җиткерә белүе бөтен кешегә дә бирелмәгән. Мин сезнең тавышны тыңлап, сезнең фикерне ишетеп, сезнең матур сүзләрегезгә, яхшы хезмәтләрегезгә колак салып, шулар аша үскән буынның бер вәкиле», — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Илсур Һадиуллин юбилярны «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләде. Ул әлеге күкрәк билгесенең яңа гына чыгуын һәм беренчеләрдән булып Фоат Галимуллинга тапшырылуын әйтте. 

«Сиксән яшендә ул безне шаккаттырды, шигырь китабы бастырды», — диде Рамил Мирзаһитов моңа кадәр үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә танытмаган Фоат Галимуллин турында.

«Аның радиода сөйләгәнен балачактан ук тыңлап үстем. Аның тавышын ишеткәч, шигырь язасы килә башлый иде. Үзенең тавышы белән шигърияткә мәхәббәт уяткан икән, аның үзенең шигырь язуы да табигый», — диде Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. Ул, Дәүләт Советы депутаты буларак, Фоат Галимуллинга Фәрит Мәхәммәтшин имзасы белән Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды. Медале дә бар иде. Анысы истәлеккә, күкрәккә тагыла торган түгел икәнен аңлатты.


Моның белән тапшырыласы медальләр тәмамланмады. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина Фоат Галимуллинга «Россия хезмәт даны» Бөтенроссия Геройлар, дәүләт бүләкләре Кавалерлары һәм дәүләт премияләре лауреатлары иҗтимагый оешмасының «Хезмәт даны» («Трудовая Доблесть») мактау билгесен тапшырды.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X