erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Башваткыч»та яңа алып баручы

Кастинг ничек үткән?

«Башваткыч» тапшыруын күп еллар алып барган Зөлфәт Зиннуров телевидениедән киткәч, ярыйсы гына шау-шу чыгып, тамашачылар ризасызлык белдерде. Тапшыруга кем килер, «Яңа гасыр» каналында кастингта катнашкан егет алып баручыларның кайсысы Зөлфәт урынын алыр икән, дип баш ватты тамашачылар. Менә бу ялларда без тапшыруның яңа алып баручысын зәңгәр экраннар аша күрдек.  «Матбугат.ру»ның инстаграм сәхифәсендә «Башваткыч»ның яңа алып баручысы, җырчы Рафил Җәләлиев «Ничек сезгә?» дигән сорауга 323 комментарий язылды. Инстатамашачылар арасында Рафилне яклап та яздылар, төртмә телле комментарийлар да булмады түгел, кемдер һаман Зөлфәтне мактады, Җәвит Шакировны «кайтарыгыз», дип язучылар да булды.  «Әгәр Зөлфәт белән чагыштырсак, әлбәттә, Зөлфәткә җитми. Зөлфәт ул – чын талант иясе. Сүзнең тәмен белеп, ихлас итеп алып бара иде. Әйе, Рафил да матур гына алып барды. Тел бистәсе, дисәк тә була. Иҗади уңышлар егеткә».   «Зөлфәтнең кискән тырнагына да тормый. Җырлаулары буенча яздылар бит өстәрәк, хәзер болар колорадский жук списогында бугай. Ришатлар, Фирдүсләр, Салаватлар – менә алар чын җырчылар. Зөлфәт беркайда да югалмас. Ул янып тора. Молодец, Зөлфәт».   «Зөлфәткә җитми, дигән берәү. Рафил дә гомер буе «Башваткыч»та эшләгән, диярсең. Бөтен кеше Зиннур була алмый».   «Яңадан Җәвитне куйсыннар иде, аның шикеллесе булмас инде».   «Үлгән сыер сөтле иде», дигән кебек, Зөлфәт яхшырак иде дигәне. Минемчә, Рафил чын артист. Афәрин!»   «Белгеч сыман кыланмагыз инде. Бик яхшы алып барды».   «Молодец! Бозылма гына, бик яхшы. Беренче генә, димәссең, бик остасың! Зөлфәт кебек мәгънәсез сораулар гына бирмә катнашучыларга!»   «Бөтен кеше бер төсле булмый. Бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Тормыш үзгәрешләрдән тора. Зөлфәт тә бик яхшы алып барды. Рафил дә бик яхшы эшләр. Исән-сау булсыннар. Дөньялар тыныч булсын!»   «Бездә шулдай бит. Җәвит Шакиров киткәч, Зөлфәтне үз итә алмадык. Хәзер Рафил килде, аны үз итмиләр. Молодец! Беренче тапкыр чыкса да, күңелле үткәрде. Бу егетебезгә дә ияләшербез. Уңышлар, Рафил».   Шулай да... Рафилне мактап, алга таба уңышлар теләп язган комментарийлар күбрәк. Без дә шушы теләкләргә кушылабыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30659

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X