Реклама
Биектау районында урманны санитар чистарту вакытында эшче һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига Каменка бистәсе янындагы ташландык хәрби полигоннан ерак түгел килеп чыга. 54 яшьлек урман кисүче бер агачны кисәргә маташканда, ботакларда асылынып кала. Аның белән урман территориясен чистартырга килгән иптәше ярдәм итәргә теләп, бинзопиланы алган вакытта башына агач төшеп, җәрәхәтләнә һәм шунда ук җан бирә.
Сүз уңаеннан, эшчеләрнең башында каска булмый.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз