Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Баскетболчыларны район башлыгы котлады

    Без дә командага уңышлар телибез!

    Арчаның җыелма хатын-кызлар баскетбол командасын район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге команда Болгарда булып узган Татарстан чемпионатында республиканың көчле командалары белән уйнап, беренче урынны алып кайттылар. “Бу район тарихында баскетбол буенча зурлар арасында оештырылган хатын-кызлар чемпионатында беренче җиңү”, – дип сөйли тренер Зиннур Сәгыйтов.

    Район башлыгы Илшат Нуриев баскетболчыларның хәлләрен сорашты, районда спортны тагын да ничек үстереп булуы хакында кызыксынды, кызларга уңышлар теләде. Спортчыларның бик күңелләре булды. Бүләкләр алып, спорт белән тагын да ныграк шөгыльләнергә дигән уй-фикерләр белән таралышты алар. Без дә командага уңышлар телибез!

    Реклама

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: