erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бассейнда сигез бала хлор белән агуланган

Әлеге факт буенча иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.

Татарстанның Минзәлә шәһәре бассейнында балалар хлор белән агуланган. 12-15 яшьлек сигез баланы хастаханәгә алып килгәннәр. Табиблар карагач, өч баланы хастаханәгә салганнар.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ачыкланганча, кичә берничә баланың бассейнда кинәт хәле начарланган. Тренер балаларны урамга алып чыккан, шуннан соң ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырткан.

Корылманы тикшерү нәтиҗәсендә бассейнда вентиляциянең төзек булмавы ачыкланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге факт нигезендә «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Гадәттән тыш хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәрелә. Тиешле экспертиза билгеләү турындагы мәсьәлә хәл ителә», — дип ачыклык кертте Шептицкий.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/19-03-2021/minz-l-basseynynda-sigez-bala-hlor-bel-n-agulangan-chesen-hastahan-g-ozatkannar-5813744

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X