erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Басуларда таш калмас

2–4 июль көннәрендә Лаешта Казан фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә базасында “Татарстанда “Кыр көне – 2020” үткәрелде

 

 

Анда безнең районнан да җитәкчеләр, белгечләр, фермерлар катнашты.

– “Кыр көне”, һәр елдагыча, бик яхшы әзерлек белән узды, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Төрле компанияләр үз техникаларын, җиһазларын күрсәттеләр, “Осталык класс-лары”, төрле конкурслар узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Агростартап” һәм “Башлаучы фермер” программалары буенча грантлар тапшырды. Безнең районнан “Башлаучы фермер” грантларын дүрт кеше алды.

Безнекеләр карап кына йөрми, ә төрле конкурсларда, башка чараларда актив катнаша. Айван  авылыннан Нафил Гатауллин, Көтектән Дамир Шакирҗанов гаиләләре белән бардылар. Алар бар яңалыкларны үз күзләре белән күрергә тели, чөнки эшмәкәрлек йөген бергәләп тарталар. Гатауллиннар үзләре җитештергән продукция белән ярминкәдә дә катнаштылар.

“Ак барс” агрокомплексы” икътисадчысы  Салават Әхмәдиев коллегалары белән конкурста катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үрнәктәге агрокөллият укучысы Ильяр Зарипов (җитәкчесе Раимә Фәсхетдинова) сарыкчылык буенча проект яклады һәм Дип-ломга лаек булды.

Хуҗалык җитәкчеләре дә вакытны бушка уздырмады. “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин басудан таш җыя торган агрегатны күреп ала һәм килешү дә төзи. Икенче көнне хуҗалыкка кайтарып та бирәләр. Бәясе хәйран чыга, әмма басуларда таш кереп күпме техника эштән чыгуын исәпкә алсаң, үзен бик тиз аклаячак ул.

“Северный” хуҗалыгына шушы көннәрдә ике “Нью-Холланд” тракторы кайтты.

Хуҗалыкларда азык әзерләү дәвам итә. Озакламый урып-җыюга әзерлекне кабул итү булачак.

– Быелгы урак өсте бик катлаулы булачак, – ди Ренат Гатиятов. – Игеннәрнең торышы да әйбәт, әмма сөрлеккән мәйданнар арта, аеры урып алырга әзерләнергә кирәк. Киптерү хуҗалыгына эш күп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X