“Батыр Курса”дан Мохтар карт...
Дошман булып йөрим үземә...
Илебез тарихында күмәк хуҗалыклар буларак колхозлар төзелү бик авыр шартларда, күп каршылыклар аша алып барыла. Районыбыздагы авыллар арасында Югары Курсада колхоз кызу темплар белән төзелә һәм яңа төзелгән колхозга “Батыр Курса” дигән исем бирәләр. Колхозны төзүдә авыл активистлары, бигрәк тә Хәбибулла Мохтаров зур хезмәт куя. Ул елларда Казанда яшәүче Госман Бакиров (фронтовик язучы) көньяк районнардагы колхозлар белән танышканнан соң, авылга кайтып “Батыр Курса” колхозына керергә теләмәүчеләр белән эш алып бара. Җыелышларда колхоз тормышы турында чыгышлар ясый һәм нәтиҗәдә икеләнеп йөрүчеләр дә колхозга керәләр.
1931 елның 17 февралендә Казанда Татарстан Советларының IX съезды була. Анда “Батыр Курса” колхозыннан күмәк хуҗалык ударнигы Хәбибулла Мохтаров та катнаша. Бу съездда Һади Такташ та була һәм ул съезд делегаты Хәбибулла Мохтаров белән очраша. Шагыйрь 1930-1931 елларда “Киләчәккә хатлар” исемле поэмасының өч хатын язып өлгерә, ләкин поэма тәмамланмый кала. Һади Такташның бу поэмасында түбәндәге юллар бар:
Мохтар бабай сөйли:
- Мин, – ди – менә
Дошман булып йөрим үземә...
Элек чакта мин бер кеше идем.
Хәзер, малай, миндә ике “мин,”
Берсе менә аның коммун яклы,
Икенчесе каршы, суккин сын!
***
Пример,
Бервакытны шулай, сабан өсте,
Кырдан бергә сабан сөрәбез,
Минем атым юаш булганлыктан
Бер малайга җигеп бирәбез.
Малай алда йөри, мин – артыннан,
Үзем йөрим, үзем сагалыйм,
Минем атка суга-нитә калса,
Тотып яңакларга чамалыйм...
Малай, дөрестән дә, сугып куйды,
Белмәмешкә башта салыштым,
Тагын суккан иде,
Түзәлмәдем,
Якасына барып ябыштым...
Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 1962 елда “Яңа тормыш” газетасында басылып чыккан “Мохтар картны юлда очраттым...” мәкаләсендә билгеләп үтелгәнчә, шагыйрь Һади Такташ съезд вакытында “Батыр Курса” колхозыннан ударник карт Хәбибулла Мохтаров белән әңгәмә корган. Мөхәммәт Мәһдиев, Курса аксакаллары истәлекләрен дә куәтләп, “Киләчәккә хатлар” поэмасындагы Мохтар карт образының прототибы Хәбибулла Мохтаров булган, дип фикер йөртә. Бу фаразга курсалылар да инана һәм моның белән горурлана.
Быел гыйнвар аенда татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташның тууына 120 ел тулуны билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Курса Почмак авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сания Әхмәтҗанова “Гасыр кичкән мизгел” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итте:
Такташ чоры зольмәт чор ул дибез,
Тетрәнәбез искә алганда...
Чоры нинди – чордашлары шундый,
Тарих бизмәненә салганда.
Чоры нинди – җыры шундый булган:
Талкый җанны, изә бәгырьне,
Шагыйрь Такташ! Киләчәктән карап
Беләбезме синең кадерне?
Юкка гына “чор” дип җорланмыйм мин:
“Киләчәккә хатлар” минем өчен
Икеләтә бүген кадерле.
Мохтар карты белән... Әйе, әйе,
Ишетмәсәң-ишет: “Батыр Курса”
Колхозыннан булган Мохтар карт.
Такташ язган картны (!) искә алам:
Махраң булса, махраң борып тарт!
“Мохтар бабаң, ялгыз йокласа да,
Колхозын ул ташлап качмаган...”
диме Шагыйрь? Шул-шул!
Нәкъ шул картлач,
Сүзләремә ышан-ышанма –
Колхоз оештырып йөргән чынлап,
Нәрсә диим, заман кушканга.
Карт ударник Хәбибулла агай,
Метрикәчә әйтсәк, Мохтаров,
Җылы түшәгеннән сөрелсә дә,
Калган үз колхозын коткарып.
Минем сүзем түгел, китап сүзе:
Нысыйп турылаган җаен да,
Күрешкәннәр, диләр, Такташ белән
Утыз бернең февраль аенда,
Башкалага корылтайга баргач...
Казан-кала белә дөресен.
Ә мин җайлап кына, курсаларга
Борыйм әле сүзнең сөрешен.
“Батыр Курса” калган маһир булып,
Мохтар картны әнә сатмаган!
Заман кыйшая дип кыйшаймаган –
Бердәмлеген гаярь яклаган.
Таркалганда күмәк хуҗалыклар,
Нигез ташын сүтеп сатмаган,
“Коммуна”сын бөтен саклаган.
*
“Үтерелгән пәйгамбәрләр “ каны,
Карт ударник Мохтар картлары,
Күмәк хуҗалыкны сөйрим диеп,
Күтәрәмгә калган атлары,
Хакланмаган кеше хаклары...
“Коммунизм кыры”н күрмәсә дә,
Әйтер сүзен йөрәк белән аңлап,
Зур шагыйрьнең олы ышанычын
Якташларым эштә аклады.
Мохтар картлар ул чак аз булмаган,
Һәр колхозда, һәрбер авылда.
Кем чыныккан, кем суынган-сынган
Сыйнфый көрәш дигән давылда.
Хәзер генә, бик белдекле багып,
Акыллыбаш булып йөргәч тә;
Киләчәктән карап, бер сүз белән
Чор-тарихка бәя биргәч тә,
Мокамайлар, шагыйрь Такташлары
Һәләкәткә тарган заман ул.
Җил искәннән ботак шартласа да,
Үзен хәтерләтә һаман ул.
Такташ сүзе чыңлый хәтеремдә:
“Ерткыч кара кошлар кан сорый...”
Шагыйрь тавышы – еллар күкрәгендә,
Гасырларны кичеп яңгырый.
Урта Курса мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее”нда “Батыр Курса” колхозы турында тарихи материаллар тупланган альбомнар саклана. Без шундагы мәгълүматларны өйрәнеп, Һади Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасында искә алынган Мохтар картның безнең якташыбыз булуына инандык. Колхозның аннан соңгы тормышы турында түбәндәге язмалар бар.
1933-1934 елларда “Батыр Курса” колхозы районда иң алдынгы колхозлардан санала. Татарстан күләмендә алдынгы 30 колхоз турында китап чыгарыла, бу китапта “Батыр Курса” колхозы да мактап телгә алынган.
1933 елда Арча районыннан “Батыр Курса” колхозы гына Казанда оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә колхозның уңышларын күрсәткән экспонатлар белән катнаша. Бу күргәзмәдә колхозның яшелчәдән мул уңыш алуы үрнәк итеп куела, Халиков Шәймулла җитәкләгән яшелчә бригадасының хезмәт уңышлары күрсәтелә. Ул вакытта “Батыр Курса” колхозын урак машинасы белән бүләклиләр.
1931 елның 17 февралендә Казанда оештырылган корылтайның узуына быел 90 ел була. Анда “Батыр Курса” колхозыннан берничә делегат катнашуы һәм күренекле язучы Һади Такташның иҗатында безнең районыбызның күренекле кешеләре искә алынуы белән без дә горурланабыз.
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев