erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Батыр үрдәк

Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров берәр кызыклы хәл булса, шалтыратмый калмый.

Бу юлы да шулай булды.

– Урмандагы умарталыкта умарта астында бер кыр үрдәге оя ясавы турында сөйләгәнем бар иде инде, – диде ул. – Быел ул анда күренмәде. Беркөн малай печән чапкан, чалгы алдыннан гына бер үрдәк очып чыккан. Малай ул тирәдәге үләнне чапмый калдырган.

Икенче көнне килсә, шаккатырлык хәл күргән: үрдәк оясына өч козгын һөҗүм итә икән. Ә үрдәк канатларын җәеп дошманнарның әле берсен, икенчесен, өченчесен куып җибәрә, ди. Мондый хәлне көтмәгән козгыннар качып китәргә мәҗбүр булган.

Бал кортлары кыяр ашыймы?

 

Бу сорауны миңа өч яшьлек оныгыбыз бирә. Теплица өстенә сарган умарта күчен җыйганны тәрәзәдән карап торган иде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабый умарта күчен әле беренче тапкыр күрә. Бабай яшендәге  мин дә теплицага сарган күчне беренче тапкыр күрәм. Ничә еллар умарта тотып май аенда корт аерганны да күргән юк иде. Күч аеру чоры июньдә бит.

Табигать фасылларын хәзер ике атнага алдан килә, диләр бит. Бал кортлары белән дә шуңа охшап тора.

Оныгыбыз Зилә бал кортларын тәрәзәдән генә карап тормый. “Бабай, – диде ул беркөнне. – Бал корты биеп чәчәкләрнең кайда икәнлеген күрсәтә. Башка кортлар аның артыннан бал күп җиргә очалар”.

– Кем әйтте? – дим аптырап.

– Телефоннан карадым, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X